news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа Чишмә районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән

14 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9 да Яңа Чишмә районында юл-транспорт һәлакәте була, фаҗигадә Яңа Чишмә районы кешесе һәлак була. Бу хакта"Яңа Чишмә хәбәрләре"газетасы яза.

news_top
Яңа Чишмә районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән
Объездная урамы һәм Әзи-Чирмешән юлы чатында ВАЗ-2113 һәм "Ниссан" автомобильләре бәрелешә. 

Авария нәтиҗәсендә ВАЗ-2113 машинасындагы пассажир һәлак була, бу автомобильнең йөртүчесен һәм "Ниссан" пассажирын ашыгыч ярдәм алып китә. Алар җитди имгәнүләр алганнар. 

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана, фаҗига урынында районның эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар