news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөзләп гаилә яшәгән бинада коточкыч фаҗигадә тугыз кеше янып үлгән

Кешеләр тәрәзәдән сикереп чыгып котылырга тырышкан.

news_top
Йөзләп гаилә яшәгән бинада коточкыч фаҗигадә тугыз кеше янып үлгән
https://pixabay.com

Көньяк Африка Республикасының үзәк өлешендә урнашкан зур шәһәрләрнең берсе булган Йоханнесбургта коточкыч янгын булган. Биредә кимендә тугыз кеше, шул исәптән күкрәк баласы үлгән. Бу турыда SABCтелерадиокомпаниясенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Иртә таңда ике катлы ташландык бинага ут каба. Биредә эшсез кешеләр яши. Бу турыда мегаполисның экстрен хезмәтләр вәкиле Нана Радебе әйткән.

Аның сүзләренчә, янгын чыкканда өйдә йөзләп гаилә була. «Кешеләр тәрәзәдән сикереп чыгып котылырга тырышкан. Ут эчендә тугыз кеше һәлак», - ди Радебе.

Йоханнесбург шәһәрендә җинаятьчелек чәчәк ата. Бик күп компанияләр офисларын шәһәр читенә күчергән, үзәктә урнашкан кварталлар ташландыкка әверелгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар