Йөзгә кадәр яшәр өчен ничек тукланырга?
Табиб сүзләренчә, эчәклек микрофлорасының сәламәтлеге бөтен организмга йогытын ясый.
Картаюга каршы медицина буенча эксперт, табиб, Европа Озак яшәү университетына нигез салучыларның берсе, Халыкара традицион медицина институты ректоры Юлия Юсипова кеше гомеренең озынлыгына йогынты ясый торган диета турында сөйләде. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Табиб сүзләренчә, бу уңайдан иң яхшы тикшерелгән диета — Урта диңгез диетасы, аның гомер озынлыгын арттыруы фәнни яктан берничә тапкыр исбатланган.
Урта диңгез диетасын тоткан кешеләрнең организмында ялкынсыну маркерлары кими. Нәкъ менә ялкынсыну процесслары организмның картаюны тизләтә.
Урта диңгез диетасы кагыйдәләре:
- Полифенолларга бай ризыкларга өстенлек бирергә. Бу — төрле төсле яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дөрес майлар (зәйтүн мае, чикләвекләр).
- Хайваннардан ясалган ризык — балык, кош ите, бик аз гына кызыл ит ашарга була.
- Сөт ризыкларыннан иске сырларны файдаланырга мөмкин. Әчегән сөт ризыкларында да лактоза аз була.
- Баллы әйберләр һәм шикәрне бик аз куллану. Углеводлар урынына катлаулыларын алырга, бу — бөтен ашлыктан (цельнозерный) ясалган ризыклар.
Юсипова сүзләренчә, картаймас өчен, клетчатканы җитәрлек күләмдә ашарга кирәк. Ул эчәклекнең микробиотасына, ягъни микрофлорасына азык бирә, аның сәламәтлеге һәм эчәклек халәте бөтен организмга йогынты ясый, диелә хәбәрдә.