news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Йөзенә ни булган?»: Юрий Шатунов, пластик операция ясатып, фанатларын гаҗәпләндергән

«Ласковый май» төркеме җырчысын фанатлары танымаслык булып үзгәргән дип тапкан.

news_top
«Йөзенә ни булган?»: Юрий Шатунов, пластик операция ясатып, фанатларын гаҗәпләндергән

Анфиса Чехова «Ласковый май» төркеме җырчысы Юрий Шатунов белән селфи төшереп, Инстаграмга элеп куйган. Шатуновның селфи төшәргә яратмавын, әмма үзе өчен искәрмә ясавын әйткән.

47 яшьлек Юрий Шатуновның фотосы фанатларын гаҗәпкә калдырган. Алар яшьлек кумирларының бик нык үзгәрүенә игътибар иткән. Картаюын яшерү өчен пластик операцияләр ясатуы хакында язалар.

«Йөзенә нәрсә булган? Филлерлармы? (Имплантлар)»,

«Шатунов икәнен язмасалар, танымас идек», — дип язалар.

Бер ханым исә: «Күңелсез хәл әлбәттә, әмма, кызлар, без дә инде кызлар түгел бит», — дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар