Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөзем куагын бәйләп куйган таяктан ток сугып, 31 яшьлек хатын һәлак булган

Йөзем куагын бәйләп куйган таяктан ток сугып, 31 яшьлек хатын һәлак булган

news_top_970_100
Йөзем куагын бәйләп куйган таяктан ток сугып, 31 яшьлек хатын һәлак булган
26 августта Воронеж өлкәсендәге Богучар шәһәрендә 31 яшьлек хатын ток сугудан һәлак була. Хатын үзенең бакчасында йөзем куагына бәйләп куелган тимер таякка орына һәм үлә. Бу турыда "Вести.Воронеж" сайты хәбәр итте. 

Электр уты чыбыгы өзелгән һәм бакчадагы тимер таякка тигән. Шулай итеп йөзем куагын бәйләп куйган металл конструкциягә ток килгән булып чыга. Фаҗига урыныннан фотолар Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында чыкты.

 
"Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига 26 августта иртәнге якта була. Мәрхүмә хатын үз бакчасында эшләр эшләп йөри. Йөземгә терәп куелган тимер таякка орынуга ук травма ала һәм урында ук һәлак була", диелә хәбәрдә.

31 яшьлек хатыны үлеменнән соң, җинаять эше ачылган. "Тиешле тикшерү чаралары бара, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Тикшерүчеләр урынны карады, судмедэкспертиза билгеләнде, шаһитларны сораштырдык", - диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100