Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөз яшьлек ана 72 ел элек аерылышкан улы белән очрашкан

«Улың кабат синең белән, башка борчылырга кирәкми», - дигән 82 яшьлек бала 100 яшьлек анасына.

news_top_970_100
Йөз яшьлек ана 72 ел элек аерылышкан улы белән очрашкан

Бангладешта яшәүче 82 яшьлек Куддусу Мунси 72 ел элек аерылышкан анасы белән очрашкан. Әни кешегә хәзер 100 яшь. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

10 яшендә Мунсины абыйсына яшәргә алып китәләр. Шуннан соң баланы анасы белән аралаштырмыйлар. 72 ел узгач кына Мунси анасын эзләшүне сорап, бер эшмәкәргә мөрәҗәгать итә. Эшмәкәр ир-ат социаль челтәрләрдә хәбәр тарата. Шулай итеп алар Мунсиның туганнарын эзли башлый.

Мунсиның анасы исән булуы ачыклана. Ир-ат анасын күрү өчен 350 км юл уза.

«Әни елады, минем кулларымнан тотты. Мин аңа „улың кабат синең белән, башка борчылырга кирәкми“, дидем», — дип сөйли Мунси.

Әни кеше инде бик карт, ул яхшылап сөйләшә дә алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100