Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөз сум акча өчен мәктәп укучысын ике атна дәвамында кыйнаганнар

Йөз сум акча өчен мәктәп укучысын ике атна дәвамында кыйнаганнар

news_top_970_100
Йөз сум акча өчен мәктәп укучысын ике атна дәвамында кыйнаганнар
Коми республикасы буенча тикшерү комитеты 14 яшьлек үсмернең акча кысуда гаепләнүе хакында җиткерде.

Тикшерү бүлеге хәбәр итүенчә, 14 яшьлек үсмер, 13 яшьлек дусты белән берлектә 12 яшьлек мәктәп укучысыннан акча сорый башлый. Башта 500 сум сорыйлар, аны бирмәгәч, сумма 700гә кадәр күтәрелә. Үсмернең акчасы булмаганын белгәч, 100 сум таләп итә башлыйлар.

Ике атна дәвамында бу ике малай көн саен диярлек үз корбаннарын кыйнаган. Гадәттә, аның башына сукканнар. 

Бу хакта малайның әнисенә ике атнадан соң гына билгеле була. Ул тикшерү комитетына хәбәр итә. 14 яшьлек үсмер суд каршына басачак. 

Бу үсмерләр укыган мәктәп җитәкчелеген эшчәнлегенә дә бәя биреләчәк, диелгән тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100