Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөз метрлы коега төшеп киткән ике яшьлек баланы бер атна эзлиләр

Инде бер атна элек фаҗигагә очраган бала исәнме, әллә юкмы — монысы билгесез.

news_top_970_100
Йөз метрлы коега төшеп киткән ике яшьлек баланы бер атна эзлиләр

13 гыйнварда Испаниянең Малага дип аталган торак пунктында 2 яшьлек бала тирән коега төшеп киткән. Бүгенге көнгә баланы коткару өчен әзерлек эшләре дәвам итә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике яшьлек Хулен исемле малай әти-әнисе белән урамда йөргән. Бер мизгелдә ул тирән коега төшеп китә. 

Скважинаны җир хуҗасы казыткан. Бу коедан су эзлиләр. Аның тирәнлеге 100 метр чамасы, диаметры 25 сантиметр гына. Шуңа күрә коткаручылар коега төшә алмый.

Баланы күрү өчен камера төшереп карыйлар. Тик ул 70 метр тирәнлектә туктап кала. Коткаручылар горизонталь туннель казып карый. Тик туфракның үзенчәлекләре аркасында, аны да казып булмый.

Узган шимбәдә бур җайланмасы ярдәмендә, коега параллель итеп вертикаль туннель бораулый башлыйлар. Хәзер аның 45 метры борауланган инде. 60 метрга төшеп җиткәч, горизонталь туннель ясап, бала янына барып җитмәкче булалар.

Коткаручылар баланың кайда икәнен дә төгәл белми. Туфрак турында да тулы мәгълүмат юк. Ләкин бала коеда икәне турында шик юк. Кое янында конфет салынган пакет калган, кое эчендә баланың чәче табылган. ДНК-тест чәчнең Хуленныкы икәнен раслаган.

Бала исәнме, әллә юкмы — монысы билгесез. Ул коега төшеп киткәнгә бер атнадан артык вакыт узган инде. Хуленның әти-әнисе бер улын югалткан булган инде. Ул бала өч яшендә узган ел үлгән.

Шушыңа охшаш очрак Италиядә чама белән 35 ел элек булган. Алты яшьлек Альфредо Рампи 80 м чамасы тирәнлектәге артезиан коесына төшеп киткән. Аны коткару алтмыш сәгатьләп дәвам иткән. Берничә коткаручы коега төшеп, баланың кулына ябышмакчы да булган. Тик баланы коткара алмаганнар. Аның мәетен 31 көннән соң гына җир өстенә чыгара алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100