Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Йөзү иң популяр спорт төре булыр дип ышанам"

Татарстанда 8 бассейн кулланылуга тапшырылачак. Шулай итеп, республиканың барлык районнарында яшәүчеләрнең дә су спорты төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлеге булачак. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында йөзүнең халыкның сәламәтлеген саклаудагы әһәмияте, бассейннардагы ташламалар һәм суда батучыларның санын ничек киметергә мөмкин булачагы хакында сөйләде.

news_top_970_100
"Йөзү иң популяр спорт төре булыр дип ышанам"

- Хәлил Хәмитович, бүгенге көндә Татарстанда ничә бассейн бар һәм ничәне төзү планлаштырыла?

- Татарстан Республикасы тарафыннан максат итеп куелган бурычларның берсе - һәр муниципаль районда йөзү бассейны булдыру. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм безнең хөкүмәтебез тарафыннан шундый программа кабул ителде – бассейннар булмаган район үзәкләрендә шушы елларда төзеп бетерү. Шул максаттан, быел сигез бассейн август башында куллануга тапшырылачак. Апаста, Әтнәдә, Югары Осланда, Мамадышта, Түбән Каманың Кама Аланы бистәсендә, Питрәчтә, Тукай районының Круглое Поле авылында, Теләчедә.

Бүген 225 бассейныбыз бар. Алар төрле зурлыкларда. Аның унбере 50 метрлы, 120 се – 25 метрлы, икесе суга сикерү бассейны. 92 йөзү бассейныбыз бар– алар стандарт булмаган, кечкенә ванналарда, ачыклары да бар, ябыклары да.

Бу бассейннарны төзү сәбәпләре шулар – беренчедән, халкыбызны физкультура, спортка күбрәк тартырга кирәк. Йөзү – популяр спорт төрләренең берсе, ул халыкның сәламәтлеген ныгыту.

Бассейннар булдыруның икенче сәбәбе – балаларны мәктәп яшеннән башлап йөзәргә өйрәтү. Безнең фән министрлыгы белән берлектә программабыз бар, балаларны икенче класстан, бигрәк тә өченче-дүртенче класслардан йөзәргә өйрәтү. Кама физкультура академиясе белән йөзү төрләренә балаларны тирәнтен өйрәтү буенча физкультура укытучыларын, тренерларны өстәмә укыту, өйрәтү буенча көзлектә, сентябрь аенда программа башлап җибәрәбез. Аларны хөкүмәт исәбенә укытып, аннары белгечләр районнарга кайтып, шушы яңа бассейннарда балаларны йөзүгә өйрәтә.

Быел 60 тан артык кеше суга батып үлде. Алар арасында яшь балалар да бар. 5 бала. Алар, минем уйлавымча, тиешенчә йөзә дә белмәгәндер. Шуңа күрә, безнең өче беренче чиратта балаларны йөзәргә өйрәтү. Алар төрле лагерьларга, үзләре генә су коенырга барганда, әти-әниләрсез булганда, суда үзләрен нык тоту өчен бу безгә бик кирәк. Чөнки, борчылдыра. Сугыш вакыты түгел, 60 сау-сәламәт кешене югалттык. Анда төрле сәбәпләр бар, исерек хәлдә суга керү, тиеш булмаган җирдә су коену, ләкин мин алар әйбәт йөзә дә белмәгәндер дип уйлыйм.

Республикабызда бу бассейннарны төзегәч, безнең спорт мәктәпләрендә бүлекләр ачып, зур спортка да әзерләрбез дип ышанам. Бүген республика, Европа, дөнья күләмендә танылган Александр Красных дигән егетләребез, Казанда түгел, әйтик, Бөгелмә шәһәреннән үсеп чыкты. Кечкенә генә районнарда, авылларда да су тубы командаларын төзербез, йөзүгә өйрәтербез дигән өметтә калам.

Беренче шарт, әйткәнемчә, кешенең сәламәтлеген ныгыту. Аның буенча үзебезнең планнарыбыз бар. Әйтик, безнең балаларыбыз төшкә кадәр укый, ул вакытта инде ясле балаларын алып килеп өйрәтергә була. Аннан соң пенсионерлар килә. Районнар белән аларга ниндидер ташламалар булдыру турында фикерләштек. Бүген республика күләмендә уртача абонемент бер айга 2 мең сум тирәсе. Күп балалы гаиләләргә, мөмкинлекләре булмаганнарга ташламалар билгеләргә дигән фикергә килдек. Бу бассейннар буш тормасын, төрле катлам халыклары йөри алсын.

Казанда инвалидлар, сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен мәктәп ачылды. Монда алар, беренчедән, сәламәтлекләрен ныгыта алса, икенчедән, бу катлам кешеләре профессиональ рәвештә су төрләре белән шөгыльләнә алырлар дигән өметтә калам.

Республикада бүген 119 спорт төре бар, шулар арасында йөзү 4 нче урында. Йөзү белән 31 610 кеше шөгыльләнә. Безнең бурыч - йөзүне массакүләм итү. Моңа 2015 елда үткәрелгән су төрләре буенча дөнья чемпионаты этәргеч ясады. Аннан соң инде бик күп балалар бу спорт төре белән шөгыльләнергә дип секцияләргә язылдылар. Монысы куанычлы, сөенчеле моментлар. Бу бассейннарны төзү бу төрләргә тагын да игътибарны арттырыр дигән өметтә калам. Аннан соң бассейннар төзү белән генә түгел, спорт заллары төзү буенча да программа бар. Әле күптән түгел генә Чүпрәле районында спорт залы төзелеп, куллануга тапшырылды. Алексеевск, Чирмешән районнарында, Усадта спорт заллары, Сабада “Саба районы” дигән спорт комплексы төзелә. Шулай ук берничә районда бассейннар төзү планлаштырыла. Биектауда бассейн төзү башланып китте. Мөслим районында, шулай ук Лаеш районы Усад авылында бассейн төзү планлаштырыла. Чүпрәле районында ябык тентлы боз сарае булачак. Әле безнең 16 районыбызда боз сарайлары юк. Юдинода тренировкалар өчен беренче типовой боз сарае төзелде. Президентыбыз шуларны булдыру бурычын куйды. Инде уңышлы булып чыкса, шуны башка районнарда да төзү планлаштырыла.

Безнең максат –халыкны күбрәк спортка тарту. Бүген авыл җирендә дә бер дигән яслеләребез, мәктәпләребез бар. Халык үзгәрде, үзенең сәламәтлеген кайгырта.

Суда йөзү кешенең организмына бик яхшы тәэсир итә, психологик яктан да йөкләнешне киметә, умыртка багансына да бик зур ярдәм бирә. Мин ышанам, йөзү белән шөгыльләнүчеләрне арттыруга безнең ГТО нормаларын тапшыру да этәргеч булыр дип ышанам. Бүген халык бик теләп ГТО нормаларын тапшыра, бигрәк тә мәктәптә югары классларда укыган егетләребез-кызларыбыз. Чөнки алар югары уку йортларына кергәндә дә өстәмә баллар бирә. Мәктәптә дә бу балалар горурлык хисләре кичерә. Алтын-көмеш значоклар тагып йөрү иптәшләрең арасында бер мәртәбә, дәрәҗә, шуңа күрә бу йөзү бассейннарын төзү бу юнәлештә тагы да этәргеч ясар дигән өметтә калам.

- Сез ташламалар була дип әйтегез.  Алар күпме күләмдә, бушлай йөрү мөмкинлеге бармы?

- Без районнар алдында бурыч куябыз - бу бассейннар һәрвакыт тулы булырга тиеш. Кайбер районнарда, “мертвое время” дип әйтергә яраталар – кешегә йөрергә уңайлы булмаган вакыт. Бу инде районнарның тиешле дәрәҗәдә эшне оештыруыннан тора. Иртә баштан мәктәптә укый яки эштә эшли торган кеше килә алмый икән, алар кич алтыдан соң килә. Ә көндезге вакытта мәктәптәге өченче дәрес итеп, физкультура дәресе итеп кертергә була.

Аннары Казанны мин үрнәк итеп күрсәтә алам, анда пенсионерларга ташлама биргәч, иртәнге вакытта рәхәтләнеп киләләр, рәхәтләнеп суда йөзәләр. Ташламалар булырга тиеш. Моны һәр район үзенең мөмкинлегеннән чыгып ясарга бурычлы. Бу түләүләр ни өчен? Бассейннарын тәэмин итәргә дә, тренерларга түләргә дз кирәк, бу шуннан чыгып эшләнә. Бүген концертка барсак та түлибез, театрга барсак та түлибез, бушка булу ул дөрес түгел. Күп балалы гаиләләр, аз керемле гаиләләр бар безнең, пенсионерлар, һәм инде район өчен күп хезмәте кергән кешеләр, танылган спортчылар. Аларга ниндидер ташламалар булырга тиеш һәм моны районнар бүген бик теләп ясыйлар да. Ул район өчен кирәк. Безнең максат акча җыю түгел, теләк – мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итәргә. Монда инде халыкның түләү мөмкинлеген карарга кирәк. Шәһәренә, районына карап ул бер төрле бәя булырга мөмкин, ә кечкенәрәк районнарда ул халык күтәрә ала торган булырга тиеш.

- 31 меңнән артык кеше йөзү төрләре белән шөгыльләнә дип әйттегез. Алар бассейннарга йөрүчеләрме?

- Бу бассейннар, район спорт мәктәпләре биргән статистик мәгълүматлардан. Әле кемнәрдер ачык бассейннарга йөри, хисапка алынмаган кешеләребез дә бардыр. Ләкин мин ышанам, яңа бассейннар ачу тагын да халыкны күбрәк җәлеп итәр, берничә елдан спорт төрләре белән кызыксыну буенча йөзү беренче урынга чыгар. Чөнки мин күрәм бу спорт төренә карашның үзгәргәнен. Телевидениенең дөнья чемпионатларын, ярышларны трансляцияләү бик кызыклы, балалар шуңа да теләп тартыладыр дигән фикердә калам.

Казанның 45 меңлек стадионында шундый кызыклы ярыш узды. Мин ышанам – анда килгән балаларыбыз, шундагы чемпионнар кебек буласы килеп, шушы секцияләргә язылган дигән өметтә калам.

- Ә беренче урыннарда нинди спорт төрләре?

- Беренче урында – футбол. Хоккей бик алга киткән. Чөнки балаларның туп кертәсе килә, шайба кертәсе килә, команда уеннарына алар аеруча тартылганнар. Җиңел атлетика өченче урында бара. Соңгы вакытларда чаңгы спорты бик алга китте. Ул географик яктан да уңайлы, соңгы елларда бик алга китте, без Себер ягына керәбез, безнең кышларыбыз бик суык. Беренчедән, монда федерациянең эшчәнлеген бәяләп үтәргә кирәк, чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнүчеләр саны артты безнең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100