Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Йөз елдан соң яз ярты айга иртәрәк киләчәк": КФУ профессорыннан һава торышына фаразлар

КФУ белгечләре соңгы еллардагы күзәтүләре белән уртаклашты һәм киләсе ике ай республика халкына нинди сюрпризлар китерәчәге турында сөйләделәр. 

news_top_970_100
"Йөз елдан соң яз ярты айга иртәрәк киләчәк": КФУ профессорыннан һава торышына фаразлар

Хач ману вакытында җепшетү

КФУ белгечләре әлеге елның беренче аена һава торышына анализ ясады. Татарстан башкаласында гыйнвар аенда температура нормадан югары булган. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, уртача айлык температура 10 градус салкын булган, бу нормадан 2 градуска җылырак. 41 мм явым-төшем яуган. Бу айлык нормага туры килә. Себер антициклоны һава торышының характерын билгеләгән. 

Хач ману вакытында булырга тиешле салкыннар урынына Казанда җепшетү күзәтелде. 19 гыйнварда көндез термометрларда 1,7 градус җылы теркәлгән. Болар һава торышының тотрыксыз булуын күрсәтә.

"Казанда быел иң суык төн 22 гыйнварда булган. Температура -20,4 градуска кадәр төшкән. Бу кышта көчле кар 26 декабрьдә, 5-6 гыйнварда һәм 16 гыйнварда яуды. 16 гыйнвар көнне шәһәрдә 9,7 мм кар яуган. Бу - быелгы иң күп кар яву. Хәзерге вакытта шәһәрдәге кар катламы 45 сантиметрны тәшкил итә. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән югары һәм февраль уртасы өчен тәңгәл килә”, - дип сөйләде КФу метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Февральдә явым-төшем кытлыгы

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Казанда февраль аенда көчле салкыннар көтелми, ләкин явым-төшем кытлыгы фаразлана. Гомумән алганда, Россиянең Европа өлешендә температура нормадан бераз югарырак булачак.

“Идел буенда һәм Татарстанда температура нормага якын, хәтта берникадәр югары да булачак. Суыклар көтелми. Февральнең беренче атнасы икенчесенә караганда җылырак булачак. Ай дәвамында явым-төшем дефициты фаразлана”, - диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев, Россия Гидрометереология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән.

Казанда кышның соңгы аенда уртача айлык температура нормадан 0,5 градуска югары булачак. “Казань-опорная” метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Казанда февраль аенда 30 ел эчендә саналган (1961-1900 елларда) температура нормасы -11,5 градус, ә явым-төшемнәрнең уртача суммасы 28 мм. Февральдә явым-төшем нормадан 80 процентка түбән булачак дип фаразлана.

Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, бу атнада тагын бер көчле кар явуы ихтимал. 5 февральдә көн дәвамында шәһәргә 8,4 мм, ә тәүлегенә 11,3 мм кар яуган. 

Үзгәрүчән март

Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча язның беренче аенда температура норма чигендә булачак. Быел март кыш ае булачак, иртә язга өметләнергә кирәкми. Ләкин һава торышы тотрыксыз булачак, сюрпризлар да ясаячак. Салкыннар да, җепшетүләр дә фаразлана.

“Нәрсә ул яз? Бу уртача айлык температураның ноль аркылы плюс ягына күчүе һәм кар катламының эрүе. Күпьеллык мәгълүматлар буенча, Казанда бу гадәттә 31 марттан 3 апрельгә кадәр, ә карт катламы эрү 9-11 апрельдә була. Климатик яз, гадәттә, көнлек температура 0 градустан уза башлагач, 31 марттан башлана. Республика территориясендә кар катламы 9 апрельдә эри башлый”, - диде Юрий Переведенцев.

“Казань-опорная” метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Казанда март аенда явым-төшем нормасы 27 ммны тәшкил итә. Мартта уртача тәүлеклек температура -5 градус. Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча республикада мартта уртача айлык температура 5,7 градус салкынны тәшкил итә, ә явым-төшемнәр – 23 мм.

Узган елның февраль һәм март айлар нәрсә белән истә калды

КФу белгечләре сүзләренчә, Казанда узган елның марты бик салкын булды. Нормадан тайпылыш 3,9 градусны тәшкил иткән. Ул хәтта 1875 елдан башланган күзәтүләр тарихында иң салкын айлар унлыгына керде һәм рейтингынң алтынчы урынын алды.

Соңгы тапкыр мондый салкын март 2013 елда булды. Ул вакытта уртача айлык температура -6,7 градус булган. Узган елда мартта уртача температура -8,1 градус булган. Ләкин 2014-2017 елларда бу айдагы һава торышы нормадан 3-4 градуска югары булды”, - диде Мәдинә Шәрипова.

2000 елдан башлап бары тик өч елда гына март аенда нормадан суыграк булган: 2005 елда (нормадан тайпылыш 3 градус), 2013 елда (2,5 градус) һәм 2018 елда (3,5 градус). Узган елгы март ае явым-төшемнәр буенча нормага якын булган. 2018 елның мартында яз җитмәде, температура 2 апрельдә генә ноль чиген узды.

Узган елның феврале нормага якын булды. Уртача айлык температура -10,6 градусны тәшкил итте. 2018 ел кышының соңгы ае карлы булып тарихка кереп калды. 5 февральдә аномаль кар яву тәүлектән артык дәвам итте.

“Шәһәрдә 30,8 мм кар яуды. Бу күрсәткеч чак кына тарихи максимумга җитми калды. 1970 елның февралендә бер тәүлеккә 33 мм кар яуган иде. Узган елның февраль аенда кар катламының биеклеге максимумга җитеп, 72 см булды”, - диде КФУ метеостанциясе мөдире.

Белгеч сүзләренчә, безнең төбәктә февраль азагында һәм мартта һава торышына себер антициклоннары тәэсир итә. Шуңа күрә язның беренче ае сирәк очракта гына карлы була.

Йөз елдан соң яз ярты айга иртәрәк киләчәк

Юрий Переведенцев әйтүенчә, соңгы елларда, бөтен планетадагы кебек үк Татарстанда да климатның глобаль җылынуы күзәтелә. Әгәр 1966-2013 еллар аралыгын алсак, гыйнварда уртача температура -12,4 градус булган. Ә бу гасыр мәгълүматларын анализасак, бу күрсәткеч -10,7 градус.

КФУның метеорология кафедрасы аспирантлары 2000 елдан 2013 елга кадәр республиканың төрле районнарындагы 14 метеостанция мәгълүматларын анализлаган. Аларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, соңгы елларда руспублика буенча уртача айлык температуралар күтәрелгән. Гыйнварда -10,7 градус, февральдә -11,5 градус, мартта -4,2 градус булган. Явым-төшемнәрнең уртача айлык суммасы гыйнварда 32 мм, февральдә 23 мм, ә мартта 34 мм булган.

“Без Казандагы һәм Минзләдәге ике метеостанция мәгълүматларын тикшердек. Яз иртәрәк, ә көз соңрак килә башлаган. Елның җылы вакыты озынлыгы арту күзәтелә. Без 1966-2017 еллар аралыгын тикшердек. Вегитация чорында уртача температуралар күтәрелә. Бу авыл хуҗалыгы культуралары үсеше өчен яхшы”, - дип саный КФУ профессоры.

Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, бу гасырда яз Казанга 10 ел эчендә 1,5 көнгә иртәрәк килә. Димәк, 100 елдан соң яз ярты айга иртәрәк киләчәк. Казанга көз 10 эчендә 3 көнгә соңарып килә. Димәк, 100 елдан соң көз төгәл бер айга соңга калачак. Бу тагын бер тапкыр климатның җылынуын раслый һәм бу төбәкләрдә көчлерәк сизелә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100