news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өй токмачы

«Татар халык ашлары» китабыннан өйдә басылган токмач рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Өй токмачы
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: йомырка — 2 данә, шулпа яки су — 2 аш кашыгы, аз гына тоз, он.

Эш барышы: Савытка йомырка сытып, шулпа яисә су өстибез һәм, тоз, он кушып, каты итеп камыр басабыз. 1–1,5 мм калынлыкта җәябез дә 10–15 минут киптерәбез. Җәймәдән 3–4 см киңлектәге тасмалар ясап, берсе өстенә икенчесен куябыз да нечкә итеп кисәбез.

Токмачны кайнап торган шулпага болгата-болгата салабыз. Токмач өскә күтәрелеп менгәч, кәстрүлне уттан алабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар