Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өй стеналары гына калды»: Төнге янгында өч бала һәм аларның анасы һәлак булган

Уналты, җиде һәм ике яшьлек балалар, 34 яшьлек хатын уттан чыга алмаган.

news_top_970_100
«Өй стеналары гына калды»: Төнге янгында өч бала һәм аларның анасы һәлак булган
https://22.mchs.gov.ru/

26 апрельдә иртәнге якта Алтай өлкәсенең Чарыш районындагы Маралиха авылында шәхси йорт яна башлый. Фаҗигадә өч бала һәм бер олы кеше һәлак була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Йорт хәрабәләрен актарганда дүрт кеше янып үлүе ачыклана. «34 яшьлек хуҗа хатын, аның өч баласының мәете табылды. Бу — уналты һәм җиде яшьлек малайлар, ике яшьлек кыз. Җинаять эше ачылды», — диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алтай өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр килгәндә өй дөрләп яна торган була.

«Ут чыкканын соң гына күреп алганнар. Агач йорт дөрләп яна иде инде. Ачык утны сүндерү өчен бер сәгатьләп вакыт кирәк булды. Урында ундүрт кеше, алты техника эшләде», — ди коткаручылар.

Ведомство мәгълүматы буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында, мичтән килеп чыгуы ихтимал.

Шаһитлар сүзләренчә, өй бөтенләй янып беткән, стеналары гына тырпаеп калган.

Һәлак булган гаилә махсус хисапта торган. Фаҗига урынында криминалистлар һәм тикшерүчеләр эшли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100