Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй шартларында тешләрне ничек дәваларга?

Тешләрне карау өчен кибеттә сатыла торган чаралар составында натрий лаурилсульфаты һәм спирт бар. Алар әкренләр тешләрне боза. 

news_top_970_100
Өй шартларында тешләрне ничек дәваларга?

Бүген күп кенә җитештерүчеләр зарарлы химик матдәләрне табигый үләннәр белән алмаштыра. Чөнки аларның уңай нәтиҗәсе бар.

Кайбер үләннәр авыз куышлыгын һәм тешләрне тәрбияләү өчен бик яхшы туры килә. Алар бактерияләрне үтерә һәм уртларның ялкынсынуын бетерә.

Алоэ

Авыз эчендәге җәрәхәтләрне һәм ялкынсынуларны алоэ бетерә. Аның согы Е витаминына бай, ул яраларны тиз төзәтә. Ялкынысынган урынга алоэ согы сөртергә кирәк.

Канәфер

Урт һәм теш авыртудан канәфер һәм аның эфир мае котылырга ярдәм итә. Канәфернең берничә тармак чәчәген чәйнәп 15 минут көтеп торырга кирәк.

Чәй агачы мае

Бер стакан җылы суга берничә тамчы май салып болгатырга һәм шуның белән авыз куышлыгын чайкарга кирәк. Мондый су ялкынсынуны һәм авыртуны бетерергә ярдәм итәчәк. Чәй агачы маен тешләрне агарту өчен дә кулланалар.

Тырнак гөл (календула)

Тырнак гөл төнәтмәсе белән чайкату уртларны ныгыта. Тешләр ныгый һәм авыртмый башлый.

Ним

Ним агачы онын иң сыйфатлы теш пасталарына кушалар. Ул авыздагы начар исне бетерә һәм тешләрне агарта.

Бөтнек (мята)

Начар исне бетерү өчен иң кулай чара. Бөтнек антисептик үзлеккә ия. Эфир маен да кулланырга була.

Шалфей

Бу үлән белән уртларны һәм авыз куышлыгын дәваларга була. Тамакны шалфей төнәтмәсе белән чайкату, авыртуны бетерә.

Мирра

Бу уникаль үсемлек авыз эчендәге төрле җәрәхәтләрне бик яхшы дәвалый. Уртлар авыртканда кулланалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100