Өй шартларында пешкән колбаса рецепты
Бик гади рецепт тәкъдим итәм. Бик тәмле. Балалар бутерброд итеп ашады. "Оливье" салатына да бик тәмле булыр, дип саныйм.
Бер тавыкны пешердем. Итне сөяктән аердым. Бер стакан чамасы шулпага желатин эретеп куштым. Якынча бер чәй калагы чөгендер суы, тоз, борыч салдым һәм блендер белән изеп, пластик шешәгә тутырдым. Суыткычка куйдым.
Төнлә ясадым, иртәнгә әзер иде.