Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй шартларында үкчә тиресен ничек йомшартырга?

Әлбәттә, үкчәләрне ел дәвамында тәртиптә матур көе тотарга кирәк. Ләкин кайбер хатын-кызлар, вакыт юклыкны сылтау итеп, үкчәләренә кыш көне тиешенчә игътибар бирми. Ә җәйгә чыккач, үкчәләренең каралмаган булуы ачыклана. Безнең киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

news_top_970_100
Өй шартларында үкчә тиресен ничек йомшартырга?

Иң элек "ванночка" ясарга кирәк. Аны сөттән, үләннәрдән, содадан, үсемлек майларыннан ясарга була.

  • Сөтле "ванночка" ясау өчен тазга ярты стакан чамасы балалар сабынын ваклыйбыз. Өстенә ярты стакан җылы сөт, аннан кайнар су салабыз. Аякларны су суынганчы тотабыз.

  • Үлән суы өчен имән каерысы, ромашка, сары мәтрүшкә, календула - һәрберсен берәр аш кашыгы алабыз. Өстенә бер литр кайнар су салабыз. Көне буе төнәтәбез. Кичен таска сөзеп салабыз һәм кайнар су белән бутыйбыз.

  • Содалы су ясау өчен таска ярты стакан вакланган сабын һәм шуның кадәр үк чәй содасы, өстенә кайнар су салабыз. Әлеге суда аякларны 10 минутлап тотабыз.

Аякларны суда тотканнан соң аларны скраб белән ышкырга кирәк. Скрабны өй шартларында да ясарга мөмкин. Аның ингредиентлары төрле булырга мөмкин. Бер-ике мисал китерик.

  • Беренче ысул. Моның өчен 1:2 нисбәт белән зәйтүн мае һәм шикәр комы алабыз, болгатабыз һәм үкчәне ышкыйбыз, массаж ясыйбыз.

  • Икенче ысул. Ике аш кашыгы бал белән бер аш кашыгы эре тозны болгатабыз. Әзер скраб белән үкчәләрне ышкыйбыз.

Үкчәләрне яхшырту өчен, пемза куллану рөхсәт ителми. Ул үкчәне яраларга, микроблар да кертергә мөмкин. Пемза урынына үкчәләр өчен махсус кыргыч кулланырга кирәк. Кыргыч белән  корыган урыннарын йомшак кына ышкып, аякларны юабыз. Майлы крем сөртеп, полиэтилен белән урап, оекбашлар кияргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100