Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй салганда агач материалларны антисептик белән эшкәртергә кирәкме?

Өй салганда агач материалларны антисептик белән эшкәртергә кирәкме? Ул агачны күкселлек һәм гөмбәчекләрдән саклыймы? Әлеге сорауга балта остасы Алмаз Әхмәтханов җавап бирә.

news_top_970_100
Өй салганда агач материалларны антисептик белән эшкәртергә кирәкме?
- Әйе, хәзер антисептикалар бик күп. Антисептик - агачның структурасын җимерүче гөмбәчекләргә, микроорганизм һәм бөҗәкләргә каршы тора алучы, аларны агулаучы матдә. Барлык заманча антисептиклар төп өч төркемгә бүленә: су нигезендә (водорастворимые), май нигезендә (маслянистые) һәм органик эретмәләр нигезендә (органикорастворимые). Антисептикны йортыгыз өчен сайлаганда, иң беренче чиратта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә һәм аның составын өйрәнергә кирәк. Составында әлеге факторларга игътибар итегез: гамәлдә булу вакыты, состав (агач өчен су нигезендә эшләнгәнне алырга), кеше организмына йогынтысы, сыйфаты, бәясе.

Кулланучылар бар, кайберәүләр йорт салганда ук антисептик белән эшкәртәләр. Аларны буярга һәм сиптерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100