"Өй саен кереп, ашарга он сорап йөрдек" - Сугыштан соң туган буын истәлекләре
Сугыштан соң туган чор балаларына нужа арбасын җигелеп тартырга туры килә. Аларның балачагы катлаулы, сугыштан соң илне торгызу елларында уза. Сугыш белән бәйле тарихи даталар якынлашкан саен ул елларның авырлыгын, биниһая катлаулы сынауларын үз иңнәрендә татыган, шушы каһарман затларның күңел төпкелләрендә саклана торган хәтирәләре кабаттан яңара... Бүген 22 июнь - хәтер һәм сагыш көне.
Арчада яшәүче Факия Шәрәфетдинова сугыштан соңгы елларны искә алып, истәлекләр, башыннан кичкәннәре хакында уртаклаша.
- Минем әтием— Заһидуллин Нурулла Заһидулла улы Арча районы Яңа Кырлай авылында 1912 нче елны дөньяга килә. Аңа 7 яшь булганда үз әнисе үлеп китә һәм үги әни кулы астында үсәргә туры килә. Әтием кечкенәдән эшләп, чыныгып үсә. Ул колхозның иң алдынгы икмәк үстерүчесе була.
Егет чагында бәхет эзләп Донбасс шәһәренә килеп чыга, шахтага "ныгытучы" булып эшкә урнаша. Анда да сынатмый, бик яхшы эшләгәне өчен бүләкләнә. Туган ягына ялга кайткач, үзенең насыйп яры — әниебез Маһиәнвәр белән кушылып, 1938 нчы елны Казакстанның ул вакытта Гурьев дип аталган шәһәрендә яши башлыйлар. Әтием "Байчунас" нефть чыгару һәм эшкәртү станциясендә 6 нчы разрядлы машинист хезмәтен башкара.
1939 нчы елны беренче балалары— Фәния апа дөньяга тәүге аваз сала. Матур гына яшәп ятканда "сугыш"дигән афәт баш калкыта...
1941 нче елны икенче кызлары — Фәймә апа туа.
Әтием эшендә алыштыргысыз булганлыктан, аны "бронь" белән фронтка җибәрми калалар. Артка чигенеп әйтеп үтүне кирәк дип саныйм— Совет Армиясе сафларында ул Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт иткәндә, япон самурайлары ил чикләрен бозып кергәч, аңа шушы сугышта да катнашырга туры килгән була.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтием, бронь бирүләренә карамыйча, сугышка китә. Сугыш афәтен кичергән әтиемне разведка отрядына снайпер итеп билгелиләр. Ул снайпер-разведчик булып Орел өлкәсендә сугышның алгы сызыгында була.
Аларның отрядын разведкага җибәрәләр. Әти урнашкан позициягә снаряд төшеп шартлавын күреп калган иптәшләре аны һәлак булды дип уйлый. Ә әтием, авыр яраланса да? безнең бәхетебезгә исән кала. Снаряд кыйпылчыгы белән беләгендә "сквозное" ранение һәм уң аягы бик нык чәрдәкләнеп яраланган була. Аңын югалтканчы үзләренең частена шуышкан ул. Ә инде күп кан югалтып, өч тәүлек аңсыз яткан чагында ике казак, бер рус егете табып, әтине частька алып кайтып җиткерәләр һәм госпитальгә озаталар.
Әтине һәлак булды дип иптәшләре кайтып әйткәннән соң, әниемә кайгылы үлем хәбәре — "кара хат" җибәрелә... Әтинең эш урынына килә бу хәбәр. Әнием ике кечкенә бала белән бу хәбәрне күтәрә алмас дип уйлап? аңа берни дә әйтмиләр. Ә әти бу вакытта биш тапкыр көчле наркоз астында операцияләр кичереп, исән кала. Исән генә дә түгел — аның аягын да ампутировать итмичә саклап кала табиблар.
Барнаул госпиталеннән әтине кабат сугышка керергә яраксыз дип табып, "Ак билет" белән тылга озаталар. Ул ике култык таягына таянып? әнием һәм ике нәни кызчыгы янына кайтып төшә.
Әтине "Батырлык өчен!"("За отвагу") һәм "Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен"("За боевые заслуги") медальләре белән бүләклиләр.
Теге "кара хат"ны әтием исән-сау кайткач кына тапшыралар әнигә.
Гурьев шәһәреннән әти һәм әни туган якка кайталар. Әти култык таякларын да ташларга өлгерми — аны ферма мөдире итеп билгелиләр. Шул чорда бик күп янгыннар чыга башлый авылларда, соңрак әтине пожарник итеп билгелиләр. Ул ат җигеп, мичкәләр һәм кул насослары төялгән арбасы белән күпме янгыннарны сүндерүдә катнашкан. Әни сөйли иде: "Кашлары, керфекләре янып, корымга манчылып исән-имин кайтыр иде, ул беркайчан да үзен аямыйча эшләде", - дип.
Сугыштан кайткач без — тагын 7 балага гомер бүләк итә алар. Ул вакытта әти аксаклап йөрсә дә, балта остасы булып колхозда эшли. Әти бик эшчән, пөхтә кеше, башкаларга игътибарлы, ихтирам һәм хөрмәт казанган кеше булды. Әнием белән икесе бергәләп, без— балаларын да бары тик яхшы тәрбия биреп, олыларны олылыкларга,кечеләргә ихтирамлы булырга, намуслы яшәргә, хәләл хезмәт итеп, харам малга кызыкмыйча яшәргә өйрәттеләр.
Сугыш арты булгач, без — 9 баланы үстерергә ай-һай авыр булгандыр— ул елларда алар бит хезмәт көненә "таяк" хисабына эшләделәр. Шул әтиемнең ике медаль акчасына һәм әнинең "бала акчасына" безне туендырырга, киендерергә, укытырга, тормышны да алып барырга кирәк бит! Дөрес, олы апам кул арасына керә башлауга авылда фермага сыер саварга урнашты. Фермадан ялга кайткан сәгатьләрендә "челтәр шәл" бәйли иде ак кәҗә мамыгыннан. Ә без, кечерәкләр, стенага марляны кадаклап куеп, марля җебен сүтеп, "шлеёнка" дип аталган йомгаклар чорнап әзерли идек. Кәҗә мамыгыннан бәйләгәндә кәтүк җебен кушсаң, ул калын була, ә марля җебе нәзек. Апаның бәйләгән шәлләрен әни "Сорочи" базарына алып барып сатканда, "ә" дигәнче алып бетерәләр иде. Шул шәл саткан акчага әни безгә өс-башлар, китап-дәфтәрләр, Казан икмәге алып кайта иде.
Әти сугыштан кайткач, 1945 нче елны туган абыем Профессиональ белем бирүче училищесына укырга кереп, тракторист-машинист, шофёр һөнәрләрен үзләштереп, башта туган авылыбызда тракторда эшләде. Аннан соң Казахстанның Күкчәтау далаларына чирәм җирләр күтәрергә китте, комсомол путёвкасы белән. Арабызда төрле һөнәр ияләре — укытучылар да, медицина хезмәткәрләре дә, тегүчеләр дә, кибетчеләр дә булды. Без сугыш авырлыкларын, сугыштан соң илне күтәрү, торгызу чорлары авырлыкларын да үз җилкәләребездә кичереп, тоеп үстек. Тик без бәхетсез булмадык, чөнки без ятим түгел идек. Башкаларның әтиләре, абыйлары сугыш кырында ятып калган булса, безне Аллаһыбыз бу ачы хәсрәттән саклап калган!..
Сугыш арты авырлыклары безне сындыра алмады! Кара икмәк, үзебез үстергән бәрәңге, үзебезнең сыерыбызның (үзебез кышлык печәнне — билчән, эт эчәгесе, алабута, кычыткан) басу-кырлардан җыеп асраган сыерыбызның җылы, парлы сөте безне ач итмәде! Бик тәмле иде әниемнең "куәс " чиләгенә камыр басып, йөрәк җылысын кушып пешергән икмәге!
Без үскәндә кичергәннәр, күргәннәр бихисап күп инде ул. Барын да язып бетереп кенә булмый, аннан я повесть, я роман килеп чыгар иде. Гектарлап борчак һәм люцерна бүлеп бирәләр, аны кул чалгысы белән чабулар, покослау, әйләндерү, шәбенгә салу, ат йөгенә кул белән төяүләр, бастырыклап куеп, аркан белән тарттырып бәйләүләр әле дә истә. Гектары белән басуда бәрәңге алулар...
Урманны черек агачлардан чистартуга да алып йөри иде әти. Ботакларын күчкә өеп яндырып биргән өчен кләймәләп агач кисәргә рөхсәт бирәләр иде. Әти белән төптән кул пычкысы белән каеннарны егып аударып, йөккә төярлек итеп тураклап, ат йөгенә төяр идек. Аны әти Әтнә базарына алып барып сатар иде кыш көне— толыпларга төренеп, ат чанасына утын йөге өстенә утырып кышкы салкында төнлә чыгып китәр иде, ә әни бүреләр чыкмаса ярар иде дип , догалар укып теләп торыр иде.
Бервакыт Сабантуе буласы көн билгеләнде — ә безнең кунак килсә, пешерерлек ак он юк... Әтинең медаль акчасын алып, ат җигеп, арбасына мине дә утыртып чыгып киттек күрше авылларга. Өй саен диярлек кереп, сатлык оныгыз юкмы дип сорап йөреп, көчкә-көчкә бер-ике киллограм он табып кайткан истә...