Йөртүчесез китеп барган фура берничә җиңел машинаны изгән - видео
Машина йөртүче прицебына ябышып, фураны туктатмакчы булган.
Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас шәһәрендә прицеплы йөк машинасы үзлегеннән хәрәкәт итә башлаган. Зур фура берничә җиңел машинаны изгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Вакыйга 19 февральдә була. Машина йөртүче юл кырыена туктап, фураны төзәтеп маташа. Ул машинаны терәткечләр белән беркетеп куймаган булган. Бер мизгелдә машина тауга түбән төшеп китә.
Машина хуҗасы фураны туктатып маташа, прицепка ябыша. Зур машина исә тизләнеш алып, узып баручы җәяүлеләрне куркытып, хәрәкәт итә. Шуннан соң фура шәхси йорт коймасына бәрелә, койманы җимерә һәм кысылып кала, диелгән әлеге хәбәрдә.
Шаһитлар сүзләренчә, авариядә бер кеше дә имгәнмәгән.