news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөртүчесе үлгәннән соң идарәсез калган йөк машинасы трасса буйлап 2 км узган - видео

Йөк машинасы юл кырыендагы тимер коймаларга бәрелә, бер җиңел машинага тиеп китә, аннары каршындагы коймага терәлеп кала.

news_top
Йөртүчесе үлгәннән соң идарәсез калган йөк машинасы трасса буйлап 2 км узган - видео

Идарә ителми торган йөк машинасы Санкт-Петербург шәһәрендәге автомобиль юлыннан 2 км барган. Йөртүче ир-ат кинәт кенә үлгәннән соң, машина юл кырыендагы коймаларга бәрелә-бәрелә хәрәкәтен дәвам иткән. Бу урыннан кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Фаҗига 21 октябрьдә көндезге унберләр тирәсендә була. Йөк машинасы белән 48 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул рульдә барган килеш кинәт кенә вафат була. Йөк машинасы исә хәрәкәтен дәвам иттерә. Ул юл кырыендагы тимер коймаларга бәрелә, бер җиңел машинага да тиеп китә. Аннары каршындагы коймага терәлеп туктап кала. 

Урынга килгән табиблар машина йөртүчесенең үлемен раслый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар