Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөртүчене корт чаккан». М7 юлында авариядә ун кеше имгәнгән

Volvo йөк машинасы һәм сөт ташлый торган ГАЗ, Renault Duster һәм Chevrolet Aveo бәрелешә.

news_top_970_100
«Йөртүчене корт чаккан». М7 юлында авариядә ун кеше имгәнгән
https://udm-info.ru

Удмуртиядә ике йөк машинасы һәм ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә ун кеше, шул исәптән өч бала, имгәнгән. Бу турыда экстрен хезмәтләргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Можга районында М7 «Идел» юлының 70 нче километрында Volvo йөк машинасы һәм сөт ташлый торган ГАЗ, Renault Duster һәм Chevrolet Aveo  бәрелешә.

Җиде кешене, шул исәптән ике баланы, хастаханәгә озатканнар.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, сөт ташый торган машина йөртүчесе, Renault йөртүчесе һәм пассажиры, Chevrolet йөртүчесе һәм дүрт пассажиры, шул исәптән 2010, 2012 һәм 2020 туган балалар имгәнә.

Авария бер йөртүчене бал корты чагу аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Йөк машинасын йөртүчесен корт чага, ул каршы як полосага чыга, дип сөйләгәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Башта тугыз кеше имгәнүе турында әйтсәләр дә, соңрак авариядә ун кеше имгәнүе ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100