«Йөргән кызым, башка хатынның йөклелек турындагы тесты белән алдап, кияүгә чыкты»
Булачак хатынымны очратканда миңа 25 яшь иде. Аны минем белән таныштырырга эштәге дустымның йөргән кызы алып килгән иде. Булачак хатынымны бер күрүдә үк ошаттым дип әйтә алмыйм, фигурасын гына ошатканмындыр, мөгаен.
Мин тыйнак егет, урамда, барларда, интернетта танышу минем өчен түгел. Без аралаштык, кыз акыллы гына булып тоелды, шуңа өстәп, ашарга да тәмле әзерли иде. Шулай йөреп киттек.
Ничек йомшаграк итеп әйтергә икән? Шул вакытта мин аның никадәр эчпошыргыч кеше булуын аңладым. Мәсәлән, мин аңа чәчәк бүләк итәм. Ул сөенә иде, әмма бер чәчәкнең бераз шиңгәнен күргәч, акчаны кире кайтару өчен букетны кайдан алуымны төпченә башлый. Һәм мондый моментлар бик күп булды. Йә конфетларның срогы чыккан яки мин театрга барганда тиешенчә купшы киенмәгәнмен, яисә прическам бик пөхтә түгел — чәчне кистерергә кирәк. Яшьлегем белән ул шулай мине кайгыртырга тели дип уйладым инде.
Шулай итеп, бер ел очрашып йөрдек. Ул миңа киная белән генә ЗАГСка барырга вакыт дип төрттерә башлады. Әмма мин бу хатын-кызны яратмавымны аңлыйм бит. Әйе, аның чиста-пөхтә, йорт җанлы булуы ошый. Әмма аны хатыным итеп күрмим. Хәтта араларны өзәргә дип тә уйлап йөрдем.
Күрәсең, ул моны аңлап алган, чөнки ике атнадан миңа «бүләк» ясады. Сәгать сатыла торган озынча футлярга йөклелекне билгели торган тест салынган иде. Тестта «йөклелек — 2 атна» дип язылган.
Күргәч, телсез калдым. Башта бер генә уй: булды, килеп каптым мин. Бу чыннан да аяктан егарлык хәбәр иде. Әле «Син шатмы?» — дип муеныма асылынды. Нәрсә дип җавап биргәнемне хәтерләмим, баш селкедем бугай, әмма үзем бөтенләй югалып калган идем. Битеннән пәп итеп алдым да, эшкә соңга калам, кич күрешербез дип чыгып киттем.
Бераз тынычлангач, ничек болай килеп чыкты әле дип уйлана башладым. Сакландык та инде, мин моңа гел игътибар итә идем. Бу «тантананың» сәбәпчесе минме икән соң дигән уй да бар иде. Әмма бу кадәр дөрес кыз өчен бу артык кылану дип уйладым. Шулай да бу тестта ниндидер этлек бар иде, ләкин мин ул хакта шактый соң белдем. Тәртипле кеше буларак, Катяга кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул, әлбәттә, сөенде һәм минем бер бүлмәле фатирыма күченеп килде.
Һәм шул вакытта минем тормышта Оля барлыкка килде. Ул безнең компаниягә проектлар менеджеры булып эшкә урнашты. Безнең өстәлләр янәшә туры килде һәм ул вакыт-вакыт компаниядәге эшне оештыру буенча төрле сораулар белән миңа мөрәҗәгать итә иде. Бу гади кыз гына түгел, ә ут иде. Кечкенә буйлы, әмма бик шук, үткен, шат күңелле иде. Бер мизгелдә бөтен кеше белән дә уртак тел таба белә. Булачак баламның әнисенең капма-каршысы инде.
Аның эшкә килүен түземсезлек белән көтүемне сизә башладым. Ә берсендә эштән соң аны пицца ашарга чакырдым. Ул ризалашты. Белмим, ничек шулай булгандыр, без аның белән дүрт сәгать сөйләшеп утырганбыз. Өйгә кичке 11дә генә кайттым. Катя миңа шундый тавыш куптарды, хәтта күршеләр полиция чакыртыр кебек тоелды. Минем өчен бу бер кыргыйлык иде: ул миңа әле беркем дә түгел, ә инде үз кубызына биетергә тырыша.
Вакыт узды. Мин коллегама башымны югалтып гашыйк булдым. Оля да миңа битараф түгел иде, әмма безнең арада берни дә булмады, бары тик ихлас мөнәсәбәтләр һәм гел янәшә буласы килү теләге. Оля минем хатын-кыз белән яшәгәнне белә иде, әмма мин аның йөкле булуы турында әйтмәдем. Шушындый ахмак хәлдә калуымны аңлатмадым. Менә ул минем хыялдагы хатын-кыз — кул сузымында гына. Ә мин үземә кызыклы булмаган, әмма йөрәге астында минем баламны йөрткән хатын янына кайтырга мәҗбүр.
Озакламый сәер хәлләр була башлады. Булачак хатыным йөклелеге турында берни дә әйтми, сөйләми иде. Имеш, аңа бу турыда сөйләү кыен. Ай ярымлап вакыт узгач, кайчан УЗИ ясыйбыз дип сорадым. Кызмы, малаймы икәнен беләсе килә бит. Ул авызын салындырып кына: «Әле иртәрәк, барыбер берни дә күренми», — диде. Ярар, мин әйтәм, чыннан да шулайдыр. Әле тагын Катя интим тормышта да бик активка әйләнде. Бу вакытта сакланмый идек инде.
Бервакыт Оля мине кофе эчәргә чакырды һәм миңа җитди тәкъдиме булуын әйтте. Мин бик теләп бардым. Аңа Нидерландыдагы зур айти компания Амстердамда эш тәкъдим иткән икән. Ул әңгәмәләр узган һәм документларын әзерли башлаган. Әмма иң мөһиме, алар командасына минем белгечлектәге программист кирәк икән. Һәм алар мине сөйләшеп тә тормыйча сынау срогы белән эшкә алырга әзер булуларын әйтте. Бу уникаль шанс иде.
Мин тизрәк өйгә кайттым да Катяга мине Амстердамга эшкә чакыруларын әйттем. Мин китәм, эшкә урнашам, ә соңыннан син минем янга килерсең һәм шунда бала табарсың, дидем. Әмма булачак хатыным каршы иде: шәһәрдән беркая да китмим, әти-әниемне ташламыйм, ә син ни телисең шулай эшлә, без бала белән синнән башка да яшәрбез, диде.
Бу минем шанс иде. Миңа барысын да ташларга һәм яраткан хатын-кызым белән яңа тормыш башларга кирәк иде. Мондый мөмкинлекләрнең юлда аунап ятмаганын аңлыйм. Бер мизгелдә китәм дип хәл иттем. Бу хакта Катяга әйттем. Шунда башланды да инде. Җәнҗал куптарды, «кит, синсез дә яшәрбез» дигән сүзләре ялган булды.
Аның туганнары миңа карчыга кебек ябырылды, янәсе, балалы кызны ничек ташлап китә аласың. Үземнең әни дә утка май өстәде: «Мин дә сине ялгыз үстердем, үз балаңны да шундый язмышка дучар итмә», - диде.
Мин калдым. Ә Оля китте.
Көннәр озак һәм шыксыз уза иде. Өйгә кайтам, кичке аш ашыйм да йокларга ятам. Бишенче айда Катяның эче бөтенләй үсмәвен сиздем. Аннан ни өчен эчең шулай бәләкәй, ник һаман УЗИга бармадың, бала белән берәр нәрсә булдымы, дип сорап карадым.
Шунда ул елап җибәрде һәм нәрсә эшләгәнен әйтте. Миңа бүләк итеп биргән тест аныкы түгел, ә йөкле дус кызыныкы булган икән. Планы мондый булган: йөкле булуы турында әйтеп, минем сакланмый башлавымны көткән һәм шулай балага узарга теләгән. Әмма барып чыкмаган һәм ул өч атна элек кенә балага узган икән. Һәм хәзер ул чыннан да йөкле, бала минеке. Тагын тест, бу юлы чыны инде.
Бу вакытта гомеремдә беренче тапкыр хатын-кызга сугып җибәрәсем килде. Ул вакыттан соң 10 ел узды инде. Әмма хәзер дә ул хисләрне искә төшерсәм, температурам күтәрелә.
Шундый кызганыч булды. Мин үз шансымны югалттым.
Катя белән өйләнештек, әмма бергә озак яшәмәдек. Биш елдан соң аерылыштык. Ул малай тапты, улымны бик яратам. Аның белән еш күрешәбез, сәяхәт итәбез. Ә Оля Нидерландыда үз компаниясен ачты — төрле илләр делегацияләре өчен чаралар оештыру белән шөгыльләнә.
Хәзер мин ялгыз. Россиядәге зур IT компаниядә эшлим, яхшы фатир алдым, ә бер бүлмәлесен Катя белән улыма калдырдым. Үземә акча җитә, улымны да бар нәрсә белән тәэмин итеп торам, алиментларны да түлим.
Әмма чит ил компанияләренә күпме генә резюме җибәрсәм дә, эшкә чакыру тәкъдимнәре әлегә юк.