Йөргән егетең бер тәүлек шалтыратмаса, проблеманы кемнән эзләргә?
Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: Мондый проблемалар үз-үзенә ышанмаган кешеләрдә була. Бу – бала-чагалык күренеше. Кешегә паспорт буенча бер яшь, ә психик яктан күпкә кечерәк. Бу очракта проблеманы ерактан эзләргә кирәк. Гаиләсендә нинди булган, ата-анасы белән ничек үскән? Әти-әнисе аны яратканмы, психоаналитик яктан тикшерергә кирәк. Бер тәүлек шалтыратмау нинди проблемага китерә? Шуны уйларга кирәк? Аның егете: “Сагынса үзе шалтыратыр” дип уйларга да мөмкин. Сагынмаса, бер-берсенең көчен, мөнәсәбәтләренең ныклыгын сынап карый. Кыз үзе дә шулай уйларга мөмкин. Көлкегә күчерсәк, җитди кабул итмәсәк, проблема булмас та иде.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.