«Йөреп тә күрсәт инде». Җәвит Шакиров яңа транспорт алган
Юмор остасы балалар велосипедына утырган фотосын куйган.

Фото янына «Кеше вертолет ала, минем акча шуңа гына җитте», дип язган ул.
«Менә сиңа матай», дип дәвам иткән бер инстачы. «Көне төне катай», - дип җавап биргән Җәвит Шакиров.
Артистны кемдер кызганган, кемдер мескенләнүдә гаепләгән, кемдер шаярткан.
«Бу шәп техника инде!»;
«Йөреп тә күрсәт инде»;
«Оныккамы үзегезгәме?»;
«Җәвит абый, нигә кирәк ул вертолёт, әйдә шул оныкларыңның, балаларыңның күңелен күреп, исән-сау гына яшәгез»
«Алай бик бетерешмә инде Җәвит»;
«Салымнан качасындыр әле»;
«Егылып та төшмәссең. Глушителена да пешмәссең!»;
«Мескен. Сез кызганыч миңа»;
«Җәвит дустым, сиңа бигрәк тә килешә. Кайда саталар аны миңа да кирәк иде. Бик кыйбаттыр инде ул велосипед»;
«Булганыңа шөкер ит, Җәвит»;
«Уйнап туймаганың күренә, Җәвит»;
«Әйдә кеше алдап ятма, бай хәерче»;
«Шул җиткән Дәү әтигә»;
«Молодец! Бик яхшы әйбер! Югалып калмыйсың. Машина йөртү таныклыгы сорамыйлар»;
«Бигрәк матур сәпид, әрәм итә күрмә инде»;
«Бигрәк хәерче артистлар»;
«Мескенләнмә, өч хәрби вертолет алырлык акчаң бар», дип комментарийлар калдырган артистның виртуаль дуслары.