news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөрәкнең еш һәм сирәк тибүе нинди авыруларга китерә?

Сорауга ТР Сәламәтлек Саклау министрлыгының функциональ диагностика баш белгече Юрий Терегулов җавап бирә.

news_top
Йөрәкнең еш һәм сирәк тибүе нинди авыруларга китерә?

- Аритмия – йөрәк ритмы бозылу дигән сүз. Ул тромб өзелү һәм инсультка китерә. Кешедә физиологик аритмия - табигый күренеш. Йоклаганда һәм хәрәкәтләнгәндә йөрәк төрлечә эшли, бу – норма. Патологик аритмия исә – авыру дигән сүз. Табибларга күп вакыт физиологик аритмиядән патологик төрен аеру кыенга туры килә. Димәк, диагностиканың роле бәяләп бетермәслек дигән сүз. 

Икенчедән, патологик аритмия – үлемгә китерә торган төп механизмның берсе. Аңа авыру сәбәбе дип кенә карарга ярамый. Инсульт, инфаркт кебек авыруларны халык ишетеп белә, аннан ничек тә сакланырга тырыша. Ә менә инсульт 25 процент очракта аритмиядән килеп чыга. 

Кинәт йөрәк туктау – шулай ук аритмия механизмы эше. Кинәт йөрәк туктау буенча статистика юк, чөнки моны билгеләү җиңел түгел. Әмма шулай да кан тамыры-йөрәк системасы авыруларының 25 проценты кинәт килеп чыга. Бу – табиб та, пациент та белмәгән үлем дигән сүз. Моның нигезендә аритмия ята. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар