Йөрәктәге шешләрнең 75%ка якыны дәвалап була торган "яхшы шеш" (доброкачественная опухоль). Чөнки әлеге орган тоташтыргыч тукымадан тора, ул исә яман шеш күзәнәкләренә бик сирәк бирешә. Ләкин катлаулы авыру очраклары ел саен ачыклана. Әлеге чир кемгә яный һәм аны ничек ачыкларга? Бу хакта Мичиган университеты кардиологлары сөйләде, дип яза blog.mednote.life сайты.
Еллык статистика буенча, йөрәктәге беренчел, ягъни органның нәкъ үзендә барлыкка килә торган шешләр йөз кешенең якынча берсен зарарлый.
Авыруларга гадәттә химиотерапия билгелиләр яки операция ясап шешне алалар. Кайвакыт икесе дә кулланыла.
Мичиган университетының Йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәге белгечләре сүзләренчә, йөрәк яман шеше генетик факторларга бәйләнгән үсеш тайпылышлары аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Авыруның иң киң таралган билгесе - "аңлатып булмый торган" хәлсезлек. Ул кеше үзенең гадәти эшләрен башкарганда, кинәт кенә барлыкка килә.
Пациентлар еш кына үзләрендә кисәк кенә көчле хәлсезлек сизүләрен әйтә.
Рак еш кына эпителиаль тукымада барлыкка килә. Ул күкрәктә, простатада, ашказанында һәм башка органнарда урнашкан.