Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк һәм сөякләр сәламәтлеге өчен файдалы җимеш нинди?

Слива составындагы калий, магний, К витамины сөякләргә файдалы.

news_top_970_100
Йөрәк һәм сөякләр сәламәтлеге өчен файдалы җимеш нинди?
Михаил Захаров

Слива - сәламәтлек өчен файдалы җимеш. Анда шикәр күп түгел, ул витаминнарга, минералларга һәм клетчаткага бай. Сливаны үзен генә ашарга да, төрле боткаларга кушарга да була. Слива йөрәккә һәм сөякләргә файдалы. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Сливада антиоксидантлар күп була. Алар күзәнәкләрне ирекле радикаллардан һәм әйләнә-тирәлекнең начар йогынтысыннан саклый.

Сливадагы антиоксидантлар:

  • С витамины;
  • токофероллар;
  • бета-каротин;
  • антоциан.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, антоциан йөрәк сәламәтлеген яхшырта, икенче типтагы диабетны контрольдә тотарга ярдәм итә.

Слива кан басымы югары кешеләргә дә файдалы. Өч ай дәвамында слива экстракты эчкән кешеләрнең кан басымы төшкән. Галимнәр моны сливада калий булу белән аңлата. Калий кан тамырларында көчәнешне киметә, организмнан артык натрийны чыгарырга ярдәм итә.

Слива составындагы калий, магний, К витамины сөякләргә файдалы. Сливага караганда, кипкән слива — кара җимештә алар югарырак концентрациядә була. 

Файдалы матдәләр сөякләрнең структурасы саклауда ярдәм итә, бу аеруча олы кешеләргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100