Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк-кан авыруларын булдырмас өчен нинди ризыклар ашарга?

Йөрәк-кан авыруларын булдырмас өчен нинди ризыклар ашарга?

news_top_970_100
Йөрәк-кан авыруларын булдырмас өчен нинди ризыклар ашарга?

Галимнәр сөт ризыклары белән туклану йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясавын ачыклаган. Бу хакта Food News порталына сылтама белән РИА Новости яза.

Галимнәр сөт һәм ит белән беррәттән, составында май күп булган чиста ризыклар да йөрәк өчен файдалы дигән нәтиҗәгә килгән.

“Безнең тикшеренүләр сөт ризыкларының йөрәк өчен файдалы һәм гомер озынлыгын арттыруга сәләтле булуын күрсәтә. Бу хәзерге диетологларның киңәшләреннән аерыла”, - дип сөйләгән әлеге хезмәт авторларының берсе, Канаданың Макмастер университетыннан Салим Юсуф.

Фәнни төркем 50 дән артык илдән җыелган 218 кеше белән тикшерү уздырган. Пациентларны рацион составына бәйле рәвештә биш төркемгә бүлгәннәр. Күпләп җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек, кузаклылар, балык, ит һәм сөт продуктлары ашаучыларда йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы бик түбән булуы ачыкланган.

Шулай ук сөт ризыкларының һәм эшкәртелмәгән итнең йөрәк өчен файдалы булуы ачыкланган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100