"Йөрәк дип белмәдем": инфаркттан ничек сакланырга?
Инфаркт авыруы кемгә яный? Тикшеренүне нидән башларга? Үзеңне һәм якын кешеләреңне бу мәкерле авырудан ничек сакларга, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Бу хакта “Татар-информ”га Казанның баш кардиологы Зөлфия Ким сөйләде.
Табибка баруны сузмаска кирәк
Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-ат 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә сентябрь аенда мөрәҗәгать иткән. Табибка ул күкрәк өлешендә яндырып торган кебек авыртуларга зарланган. Мондый авыртулар физик эшләр башкарганнан соң көчәйгәне турында әйткән.
– Инфаркт авыруы башланганын белмичә, пациент үзендә бүтән чирләр эзләгән. Бөтенесе аңа "синдә бүсер авыруы, шуны дәваларга кирәк", дигән, – дип сөйләде 7нче шәһәр клиник хастаханәсе кардиологы, бүлек мөдире, Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең баш кардиологы Зөлфия Ким. – Пациент неврологларда, гастроэнтерологларда каралган, остеохондрозын дәвалаган, корсак куышлыгы органнарына УЗИ ясаткан. Ашказаны җәрәхәте авыруы борчый дип уйлаган. Табиблар аны кардиологка юллаган. Тик пациент ул авыртуларын диафрагманың үңәч юлында бүсер булу белән аңлаткан. Һәм кардиологка да хирург үгетләгәч кенә мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, карагач без аны хастаханәгә салдык.
Башта ир-ат хастаханәдә дәвалануга каршы килгән. Ләкин кардиолог караган вакытта ук аның кинәт хәле начарланган.
– Без кардиограмманы өянәк вакытында яздырдык. Һәм ул ишемик үзгәрешләр күрсәтте. Аны шунда ук хастаханәдә салдык. Коронарография ясадык, ул йөрәк тамырлары зарарлануын ачыклады. Пациентка киң инфракт булырга мөмкин иде. Ирнең тромблар үсеп яткан кан тамырына стент куйдык, шул рәвешле миокард инфарктын булдырмый калдык. Әгәр ул үз вакытында белгечләргә барып җитмәсә, операция ясалмаса нәрсә булыр иде? – дип сөйли Зөлфия Ким.
Шәһәрнең баш кардиологы сүзләренчә, йөрәге авыртып та кардиологка бармый йөргән кешеләр – йөзләгән.
2018 елның беренче яртысында Казанда инфаркттан 322 кеше вафат булган. Аларның яртысыннан күбрәге хастаханәгә барып җитми үлгән. Татарстан статистикасы буенча, инфаркт белән хастаханәгә эләккән пациентларның 100дән 93ен коткарып калып була.
Йөрәк өянәге кемгә яный?
Инфаркт барлыкка килү куркынычы янаган беренче факторлар – нәселдәнлек, пациентның яше. Ләкин табиблар кайбер факторларны кисәтеп булуын әйтә.
– Инфаркт үсешенә гиподинамия (аз хәрәкәтләнү), стресс, дөрес тукланмау, симерү, тәмәке тарту да йогынты ясый. Сүз уңаеннан, соңгысы – чын афәткә әверелгән. Тәмәке тарту аркасында кан тамырлары начарлана, аларда атеросклеротик төерләр барлыкка килә (нәкъ шулар инфаркт китереп чыгара да инде, – ди Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе баш кардиологы.
Куркыныч тудыручы факторлар арасында киң таралган ике чир бар: шикәр диабеты һәм гипертония. Зөлфия Ким сүзләренчә, бу чирләрен дәваласа, кеше үзен инфаркттан саклый ала.
– Әгәр пациент диабет белән авырый икән, без кандагы шикәр күләмен, артериаль басымны һәм холестерин микъдарын контрольдә тотабыз. Аларны күзәтеп, без булган чирдән өзлегеп китеп, инфаркт булудан саклап калабыз. Гипертонияне "акрынлап үтерүче" дип атыйлар: сизелеп тормаган клиник симптомнарсыз гына пациентның органнары зарарлана – тамырлар, баш мие, йөрәк, бөерләр, күзләр. Гипертония булган пациентлар еш кына: “Мин кан басымын сизмим, нигә төшерергә аны? Бу минем эшче кан басымы”, – диләр. "Эшче кан басымы" дигән төшенчә юк, һәр кеше өчен "оптималь басым" дигән төшенчә бар. Без пациентны дәвалап, шуңа омтылабыз. Артериаль басымны төшереп, гипертониядән зыян күрергә мөмкин органнарны саклау мөһим, – дип өстәде табиб.
Симерү, гәүдәнең артык авырлыгы да йөрәк авырулары – гипертония, липид һәм углеводлар алмашы бозылу, һәм нәтиҗә буларак, атеросклероз һәм 2нче типтагы шикәр диабеты китереп чыгарырга мөмкин.
Тикшеренүне нәрсәдән башларга һәм табибка кайчан барырга?
Артериаль кан басымы берничә көн рәттән сәбәпсезгә терекөмеш баганасының 140 миллиметрыннан югарырак була икән, кичекмәстән тикшеренергә кирәк.
– Әгәр үлчәгән вакытта кан басымы терекөмеш баганасының 140 миллиметрыннан яки аннан да югарырак менгән булса яки аскы күрсәткеч 90 миллиметрдан түбән булса, шулай ук канда шикәр яки холестерин күләме югары икән – табибка мөрәҗәгать итәргә, тикшеренүләр узарга кирәк, – диде Зөлфия Ким.
Стенокардия өянәге вакытында йөрәк кысыла. Мондый чакта тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, тик, кызганычка, кешеләр аңа игътибар итми. Өянәкләр, гадәттә физик эш яки эмоциональ кичерешләр вакытында була. Алар шулай ук кеше җылы бинадан салкын һавага чыккач яки тәмәке тарткан вакытта башлана. Өянәкләр булмаганда кешене йөрәге борчымаска мөмкин.
Өянәкләр вакытында, кан басымы югары булганда беренче чиратта терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб тиешле киңәшләр, дарулар язып бирә һәм кардиологка җибәрә. Ул шунда ук хастаханәгә дә җибәрергә мөмкин, бу инде пациентның хәленнән тора.
– Терапевт амбулатор кардиологка җибәрә, Казанда алар 30га якын. Яки инде Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең консультатив клиникасына юллый. Хастаханәгә салу таләп ителсә, терапевт та, кардиолог та пациентны билгеләнгән маршрут нигезендә хастаханәгә җибәрә”, – ди кардиолог.
Моны белү мөһим
– Әгәр сез 30 яшьтән өлкәнрәк икән, үзегезнең артериаль басым күрсәткечен белергә тиеш, – диде Зөлфия Ким.
Казанның баш кардиологы Татарстан халкына диспансеризация һәм оешмалардагы профилактик тикшеренүләргә игътибар бирергә киңәш итә.
– Мондый профилактик тикшерүләр табибларга кеше сәламәтлегендәге үзгәрешләрне ачыкларга һәм куркыныч авыруларның үсешен булдырмый калырга мөмкинлек бирә, - диде ул.