«Йөрәк даруы бит син» — Илсөя Бәдретдинова Сабантуйда бер абыйны елаткан
Илсөя Бәдретдинова инстаграмга яңа видео куйган.
Илсөя Бәдретдинова Питрәч районының Татар Тау иле авылы Сабан туенда чыгыш ясаганда бер абый башта җырчы янына чыгып биегән, аннары елаган.
«Абый, нигә елыйсыз? Бәйрәм көнне еламыйлар инде. Әйдә бүген җырлыйбыз, иртәгә елыйбыз. Юк, әйдә, булмаса, кочаклашабыз», — дигән Илсөя һәм иҗатын яратучы белән кысып-кысып кочаклашкан.
Инстачылар җырчының халыкчанлыгына сокланганнар.
«Илсөя, син бигрәк булдырасың. Бәбиенә дә, бабаена да тел ачкычлары таба беләсең»;
«Еламаслыкмыни? Шатлык күз яшьләре бит бу. Синең тавыш тәннең бар күзәнәкләрен уята бит»;
«И, чукынчык, Илсөя, йөрәк даруы бит син»;
«Бу ирне бик бәхетле иттең, бик күңеле булгандыр»;
«Илсөя, син гадилегең белән көчле шул», — дип язалар.