Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк авыртмасын өчен нишләргә?

11 августта медицина берләшмәсе Халыкара Сәламәт йөрәк көнен билгеләп үтте.

news_top_970_100
Йөрәк авыртмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау турында Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсенең табиб-кардиологы Зөлфирә Бигашева сөйләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«Йөрәк — ул төп орган һәм Җир шарында яшәү дәрәҗәсе йөрәк патологияләреннән үлем-китем санының процент нисбәте белән билгеләнә», — ди Бигашева.

Аның сүзләренчә, табиблар халыкка лекцияләр укуларына, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясауларына карамастан, кызганыч, инсультлар һәм инфарктлар белән соң мөрәҗәгать итәләр, өстәвенә, бу авырулар яшәрә.

Яшьләр эштә бик нык мәшгуль, заманга туры килергә кирәк, тормыш дәрәҗәсе арта, әмма без моның өчен бик югары бәя түлибез. Хәзер стрессның бик югары дәрәҗәсе күзәтелә, шул ук вакытта аз хәрәкәтле яшәү рәвеше, кайчагында безнең организм өчен артык яки зарарлы ризыкларның күплеге — болар барысы да бүген яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирүгә сәбәп дип саный табиб.

Ул диспансеризациянең әһәмиятен искәртә. «Монда иң мөһиме: база анализлары, флюорография, электрокардиография. Бу гади тикшеренү кешене дөрес юнәлешкә җибәрергә мөмкин. Минемчә, кешеләр моңа җитди карарга тиеш. Вакцинация дә ясарга чакырам. COVID-19ны җиңү өчен безгә прививка, коллектив иммунитеты турында кайгыртырга кирәк», — ди ул.

Табиб йөрәкне саклау ысуллары турында сөйли.

«Иң мөһиме — сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, артык ашамау. Хатын-кызлар көненә 3-6 км, ирләр 5-7 км йөрергә тиеш. Безнең шәһәрдә спортны үстерү өчен күп эшләнә, уңайлы парклар төзелә, анда вакытны уңайлы итеп үткәрергә мөмкин. Кышын чаңгы белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Үзегезне начар хис итсәгез, вакытында табибка мөрәҗәгать итегез. Инфаркт һәм инсульт билгеләрен таный алмаган өлкән яшьтәге ата-аналарга игътибар итегез. Исән булыгыз!» — ди Бигашева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100