news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөрәк авыртмасын өчен җиде киңәш

Йөрәк авыртмасын өчен җиде киңәш

news_top
Йөрәк авыртмасын өчен җиде киңәш
Американың Кардиология ассоциациясе йөрәк авыруларын булдырмас өчен җиде кагыйдәне атаган. Шуларны үтәсәң, йөрәк-кан тамырлары авыруларын 79 процентка киметеп була икән. Бу JAMA Network Open журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Иң төп җиде фактор:
  • тәмәке тартудан баш тарту, 
  • дөрес туклану, 
  • чама белән физик активлык, 
  • нормаль авырлыкта булу, 
  • кандагы шикәр күләмен тикшереп тору , 
  • кан басымын  тикшереп тору. 
  • холестерин күләмен тикшереп тору. 

Галимнәр 74 мең кешене тикшергән. Алар клиник сынауларда катнашкан. Шулай итеп Пенсильвания штаты галимнәре методиканың нәтиҗәле булуын раслаган. 

Белгечләр фикеренчә, шушы кагыйдәләрнең һәрберсен үтәү мөһим. Әлеге вакытта Америка халкының ике проценттан кимрәге генә җиде кагыйдәне дә үти икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар