Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк астында ике бала йөртә, берсенең генә йөрәге тибә

Башкортстандагы журналист Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың Башкортстан эстрадасының иң матур, иң сәләтле җырлы-биюле дуэты Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Бу әңгәмә "Диләфрүз" газетасында басылган иде һәм меңләгән укучыларның күңелен кузгатты.

news_top_970_100
Йөрәк астында ике бала йөртә, берсенең генә йөрәге тибә
Ибраһимовларның шәхси архивыннан

Аларның иҗатын күптән күзәтәм. Бигрәк тә «Ярый әле, син янымда» җырларын кат-кат тыңлыйм. Ә бит бу җыр күңел халәтләренә, язмыш кичерешләренә генә туры килеп калмый, әйтерсең, алар өчен генә багышлап махсус языла. Яшь гаилә өлешләренә көмеш булып төшкән бәхетле мизгелләрне дә, адәм баласы күтәрә алмаслык зур сынауларны да «Ярый әле, син янымда», — дип, бергәләп, кулга-кул тотынышып, иңгә-иң терәк булып кичерә, бернинди киртәләргә бирешми. 

БЕЛЕШМӘ

Тулы исеме: Денис Җәүдәт улы Ибраһимов

Туган көне: 10 апрель, 1987 ел

Туган җире: Үзбәкстан, Ташкент өлкәсе, Ангрен шәһәре

Яраткан ризыгы: итле ашлар, шашлык

Яраткан төркеме: «Руки Вверх»

Кумиры: Майкл Джексон

Тормыш девизы: «Кем нәрсәгә укыган»

БЕЛЕШМӘ

Тулы исеме: Фәрзәлия Йосып кызы Ибраһимова

Туган көне: 25 июль, 1978 ел

Туган җире: Уфа шәһәре

Гаилә хәле: тормыш иптәше — Денис Ибраһимов, кызлары Зәлия (12 яшь)

Яраткан чәчкәсе: ромашка

Остазы: әнисе Вәсилә Камалетдинова — журналист

Яраткан ризыгы: бәрәңге ашлары

Тормыш девизы: «Соңыннан бушка үткәргән елларың өчен үкенмәслек итеп яшәргә кирәк!»

Денис! Сез Үзбәкстанда тугансыз. Күңелегездә җылы як нинди хатирәләр калдырды?

Әтием-әнием Башкортстанның Стәрлебаш районы Яшерган авылыннан. Әтием Җәүдәт Минигали улы — тракторчы. Әнием Фәвәлия Сәгыйтьҗан кызы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, мәктәптә пионервожатый булып эшләде. Алар 1970 еллар азагында Үзбәкстанга чыгып китәләр. 1990 нчы еллар башында кире туган якларга әйләнеп кайталар. 

Балачак хатирәләренә килгәндә, ике һәм биш катлы йортлар арасында уйнадык, һәрбер йортның ишегалдында бассейннар бар иде. Рәхәтләнеп су керә идек. Бүгенге көнне җимешләргә исем китми. Балачакта карбызның эченә башым белән кереп китеп ашаганмын. 

Телем рус телендә «мама», «папа» диеп ачыла. Үзбәк телен белмим. Авылга күченеп кайткач, «әти-әни» диеп әйтергә кыенсына идем. Бала-чагаларга ияреп, әз-мәз татар сүзләрен өйрәнә башладым. Татарча җырладым.

Без гаиләдә өч бала үстек, мин — төпчек. Абыем Филүс — тракторчы, шәхси эшкуар. Апам Рәзинә — фармацевт, даруханә мөдире. Алар гаиләләре белән Стәрлетамак шәһәрендә яшиләр.

Фәрзәлия! Сез күренекле журналист гаиләсендә матур тәрбия алгансыз. Укучыларыбыз Вәсилә апа Камалетдинованың язмаларын хәтерлидер. Ә әтиегез һөнәре буенча кем иде?

— Әтием Йосып Самат улы Камалетдинов Уфа дәүләт циркында директор урынбасары булып эшләде. Ул чыгышы белән Гафури районы Кормантау авылыннан. Әнисе мәрхүм булганда, унбер генә көнлек кала. Алты яшькә кадәр картәнисе тәрбиясендә үсә. Ул да вафат булгач, балалар йортына җибәрәләр. Абыйлары балигъ булмаганга күрә, күрәсең, энекәшләрен аларга карарга рөхсәт итмиләр. 

Мин беренче сыйныфка укырга төшкәндә, 1985 елны әтиебез вафат булды. Аңа табиблар дөрес диагноз куя алмады. Ике атна эчендә күз алдында сүнде ул. Сары авыруы, ангинадан дәвалыйлар. Ә аңарда тычкан бизгәге, ягъни геморрагик бизгәк була. Капма-каршы дәвалау чаралары кулланганнар. Шәһәр җирендә тычкан бизгәге булырга мөмкин дип уйламаганнардыр инде…

«Цирк» янында кунакханәдә яшәдек, өч бүлмәле фатирга чиратта тора идек. Әти вафат булгач, ике бүлмәле фатир бирделәр. Стәрлетамактан картәни-картәтиләр безгә күчеп килде. Миңа — җиде яшь, сеңелем Гүзәлгә — биш яшь ярым. Ике оныкка алар күз-колак булды. Әтинең туганнары белән элемтәләр өзелеп калды.

Якыннарыгыз — бик дини кешеләр. Биюне һөнәр итеп сайлавыгызга алар ничек карадылар соң?

— Балачагымнан биеп йөрдем мин. Мәктәптә дәресләрне калдыра ала идем, әмма биюне бервакытта да калдырмадым. Әлбәттә, бу хакта әниләр белмәде.

Балет мәктәбендә укырга теләдем. Әни хореография училищесына алып баргач, коридорда әти-әниләр белән аралашып өлгерә һәм, мине кызганып, анда укырга калдырмый. Аннан «Синтезспирт» мәдәният сараена бал биюләренә бирде. Өч ел уңышлы гына шөгыльләнгәч, укытучыбыз эштән китү сәбәпле, безне эстрада бүлегенә күчерделәр.

Мәктәптә бик яхшы укымадым. Шуңа күрә мине унынчы сыйныфка алмадылар. 

«Башкирэнерго» акционерлар җәмгыяте каршысындагы һөнәри техник училищега укырга бардым. Минем аттестаттагы билгеләргә күз салдылар да сынау срогы белән генә алабыз, диделәр. Иң авыры мәктәптә уку булган икән. Монда теләп укыдым мин.

Шәһәрара элемтәсе телефончыларының соңгы курсы булдык. Бездән соң башка бу бүлектә укытмадылар. Училищены мин кызыл дипломга тәмамладым. Аннан Уфа технология һәм дизайн колледжында белем алдым. Конструктор-модельер һөнәрен үзләштердем.

Бүгенге көнне Денис белән икәүләп, Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетында дүртенче курста укыйбыз. Тиздән диплом алачакбыз.

«Әниеңә „без килен алып кайтабыз“ дип әйт» 

Әни актриса һөнәренең нечкәлекләрен дә, сәхнәне ташлау җиңел булмавын да бик яхшы аңлый. Миңа 25 яшьләр иде. Ул: «Кызым, биедең, җитте. Кешечә эшкә урнашырга вакыт», — диде. «Әни, син, журналист буларак, атнасына биш көн сигезәр сәгать эшләп, хәтта төнлә мәкаләләр язып, күпме эш хакы аласың? — дип сорадым. — Мин гастрольләргә йөрим. Атнасына бер-ике концерт буладыр. Төшкә кадәр өй эшләре белән мәшгульмен. Кич, буш вакытым булса, тегү өстәле артына утырам. Үземә уңайлы сәгатьтә, күңелем таләп иткәндә, заказ буенча тегәм. Эш хакым синекеннән күбрәк чыга», — дидем. Зилә һәм Хәсән Усмановлар, Альбина Хәкимова, Азамат Гафаров, Резидә Әминева, Эльмир Газизуллин һәм башка артистларга һәм төрле төркемнәргә костюмнар тектем.

Күпмедер вакыт үткәч, әни: «Ярый, яраткан эшең белән шөгыльлән», — дип, кабат ризалыгын бирде.

Тегү, бию, сәхнә — минем дөньям. Бүгенге көнне генә тегүгә әзрәк вакыт бүләм. Чөнки күбрәк игътибарымны кызыбызга юнәлтәсем килә.

Денис, Сез биюче язмышын ничек сайладыгыз? Бу балачак хыялымы?

Балачактан тракторчы булырга хыялландым. Бүген дә берәр комбайн күрсәм, борылып карамый булдыра алмыйм. Сызрань вертолет училищесына укырга барырга әзерләндем. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, табиблар ашказаны җәрәхәте белән дәваханәгә озаттылар. Аннан колхоз Наумовка авылында урнашкан Стәрлетамак тармакара колледжына юллама әзерләде. Авылыма инженер булып кайтырга иде.

Мәктәпкә төшкәнче, «Чулпылар» телевизион җыр-моң конкурсында катнаштым. Районда җиңү яулагач, Стәрлетамакта үткән сайлап алу турында беренчелекне алдым. Аннан Уфага чакырдылар. «Башкортстан йолдызчыклары» лауреаты булдым. «Әссәламегаләйкем» җыры белән республикабызда бик популяр малайга әйләндем. Радио һәм телевидениедән җырымны еш яңгыраттылар. Мәктәптә укыганда, тагын берничә республика дәрәҗәсендәге конкурста катнашырга туры килде. Әмма сәламәтлегем буенча, миңа биергә дә рөхсәт булмады. Көч таләп итә торган күнегүләр эшләргә ярамады. Шулай да, ярамыйга карамый, Стәрлетамакның Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать колледжына укырга киттем. Эстрада бүлегендә өч ел биюгә укыдым. Аннан Эльмир Газизуллин үз төркеменә эшкә чакырды. 

Фәрзәлия:

2007 елның язы иде. Денис белән Эльмир Газизуллинның төркемендә эшли башлагач таныштык. Бергә биедек. Җәй гастрольләрдә йөрдек, көзгә яңа программа әзерләдек. Үзебез дә сизми калдык, декабрьдә никах укыттык. Без Себер якларында гастрольләрдә булганда, әти-әниләр барысын да сөйләшеп, кайчан килен төшерү, туй көннәрен билгеләп куйганнар.

Сезнең яшь арасы әти-әниегезне куркытмадымы?

Фәрзәлия:

Ул вакытта Дениска — егерме яшь кенә, мин инде утызны тутырып килә идем. Ул — гаиләдә яратып, сөеп кенә үстерелгән төпчек бала. Әти-әнисе, апа-абыйсы аның өчен өзелеп тора. Әлбәттә, киләчәге өчен борчылганнардыр. Әмма беркем дә кискен генә каршы булмады. Булачак каенанам улына: «Әйе, дисәм дә, юк, дисәм дә, үзең сайлаган язмыш», — диде.

Денис:

Фәрзәлияне әти-әни белән таныштырырга дип, үзенә әйтмичә генә алып кайттым. Төркемдәшләр белән бергә ял итәргә, мунча керергә һәм бәрәңге чыгарырга дигән сәбәп белән аны да кунакка чакырдым.

Фәрзәлия:

Минем бик барасым да килмәгән иде. Алар ничектер үгетләп ризалаштырдылар. Шулчак шаярып кына Дениска: «Әниеңә без килен алып кайтабыз, дип әйт инде!» — дидем. Безнең арада ул вакытта бернинди хисләр дә бөреләнеп өлгермәгән иде.

Авылга кайткач, Денисның әти-әнисе миннән сорау ала башлады: кем син, кайдан, әти-әниең кайсы яктан? «Менә сиңа кирәк булса, кунакка кына кайттым», — дип уйлап утырдым.

Алып баручы кызыбызның туй көннәре якынлаша иде, аңа: «Энҗе! Табак-савытны син юарсың инде, килен булырга әзерләнә тор, мин ял итәм», — дип, шаяртып, икенче көнне төшкә кадәр йокладым. Барысы да, иртән-иртүк торып, җиң сызганып, бәреңге казырга тотынганнар. Үз җаема торып, тышка чыктым, бакча башыннан гына: «Денис, ә минем чәй эчәсем килә!» — дип кычкырдым. Денис, көрәкләрен ташлап, өйгә керде һәм миңа чәй әзерләп эчерде. Әти-әнисе бу мизгелдә ни уйлаганнардыр…

Денис:

Унөч ел бергә яшибез, бүген дә шул ук Фәрзәлия ул! Мине менә шулай үз җаена бөгә, йөгертеп кенә тора! (Көлә.)

Фәрзәлия:

Шаярудан гына башланды безнең дуслык. Дөресен генә әйткәндә, бергә эшли башлаган беренче көннән үк бер-беребезне бер караштан ук үз итмәдек. Әкренләп, Денисның күңелендә җылы хисләр уяна, ә мин, бу турыда сизеп калгач, каршы килә башладым. Яше белән миннән күпкә кече булуы куркытты. Үземне аңа начар яктан күрсәтергә тырыштым. 

Картәниемә: «Ул бит — балачага! Ничек мин аңа кияүгә чыгыйм?!» — дип бүлештем. Картәни: «Әй, кызым! Алам дигән кеше ала ул», — дигән иде һәм шулай булды да.

2007 елның декабрендә никахлаштык, 2008 елның 23 мартында килен төшердек.

Миңа утыз яшь тулган көнне — 25 июльдә язылыштык. Үземә туган көнемә иң зур бүләк ясадым!

Парлы дуэт буларак, беренче иҗат җимешләрегез?  

Денис:

Эльмир Газизуллин төркемендә бераз тәҗрибә туплап, Флорида Исмәгыйлева белән эшләп алдык. Аннан Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларда уңышлы иҗат иттек. Беренче клибыбыз «Сөелеп яшик» булды. 

Фәрзәлия:

«Ярый әле, син янымда» клибында без суда биибез. Күптәнге уй-ният иде ул. Клипны Шамонино авылында төшердек. Такта сатып алып, сеңелемнең йортларында зур сәхнә ясадык. Калын баннер һәм кара тукымалар белән уратып, идәненә су агыздык. Безнең өчен мунча яктылар. Су суык иде, аяклар тиз өшеде, мунчага кереп җылынып алабыз да биюләрне дәвам итәбез.

Бүгенге көнне Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә «D& F» балалар бию студиясен җитәклибез. Утыздан артык бала шөгыльләнә. Атнасына өчәр тапкыр дәресләр бирәбез. Укучыларыбыз белән төрле конкурсларда, «Туган Тел» телеканалы оештырган концертларда катнашабыз. 

Артистлар — бер-берсенә конкурент, кайчак ниндидер аңлашылмаучылыклар да туа. Сәхнә арты дөньясындагы каршылыклар, фанатлар аркасында көнләшүләр сезне урап үтәме?

Денис:

Сәхнә арты дөньясы да безне чыныктыргандыр. Фәрзәлия — күтәренке рухлы, аралашучан кеше. Элегрәк мин аны көнләшә идем. Хәзер аңлап кабул итәм. 

Ул кеше сүзенә игътибар итми, күңелен төшерми. Мин социаль челтәрләрдәге комментарийләргә дә игътибар итәм. Әмма иҗатта парлашып бергә эшләү күпкә җиңелрәк, гаиләдә аңлашылмаучылыкларга урын калдырмый.

Фәрзәлия:

Мин — оптимист кеше, нинди генә хәл-вакыйга булмасын, яхшы ягын да күрергә тырышам.

Картәни-картәти, әни тәрбиясендә үстек без. Якын кешеләрем күңелемә бик матур сыйфатлар салырга тырышты. Ачуланышмыйм. Аралашмый, сөйләшми йөргән кешеләрем юк. 

«Ике атнага якын үле бала йөрткәнмен...»

Унике ел элек булган вакыйгаларга әйләнеп кайтыйк әле…

Без өйләнешкәч, икеләтә шатлык өстәп, йөрәк астымда ике сабый тибеште. Бик шатланып йөрдек. Чираттагы УЗИга баргач, 18-19 атналык чагында бер сабыебызның йөрәк тибеше туктап калуын белдек. Ике атнага якын үле бала йөрткәнмен. Дүртенче консилиум билгеләделәр. Төрле белгечләр җыелышты. «Сез бик яшь! Яңадан йөккә узарсыз. Бала белән бергә аналыкны да алып ташлау куркынычы зур. Сабыйның икенчесен саклап кала алмыйбыз. Йөклелекне өзәргә кирәк булачак», — диделәр.  

Йөрәк астымда ике сабый… Берсе — үле, икенчесе — исән. Табиблар икенчесен дә үтерүдән башка чара тәкъдим итмәде.

Шул вакыт әнием: «Елама! Башка табибка барабыз», — дип, Г. Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенә алып китте. Тәҗрибәле табиб Альбина Мәкъсүт кызына килеп эләктек. Ул мине бик көчле профессорга күрсәтте. Кызганычка каршы, күз яшьләрем аша аның исемен хәтеремдә калдырмаганмын. Әмма гомерем буена аңа рәхмәтлемен! «Син ни телисең?» — дип кенә сорады ул. «Баламның гомерен саклап каласым килә», — дидем. «Бар, дәваханәгә ят!» — диде профессор. 

Егерме атна дәваханәдә яттым. Көн-төн система астында булдым. Эчемдә үлгән яралгы таркалмасын өчен бертөрле дарулар бирсәләр, исән баламны саклап калу өчен икенче төрлесен кададылар. 

Иң авыр вакытлар булды. Эшне дә дәвам итә алмадык. Кыйммәтле дарулар таләп ителде. Әти-әниләр матди яклап ярдәм итте.

Денис экспедитор булып эшкә урнашты. Иптәш егете белән КамАЗда кислота ташыдылар.

Яхшы кулларга эләгеп, балабызның гомерен саклап кала алдык. 2 декабрь көнне үзәкләр өзелеп көтеп алган, бик күпләр көч салган кызчыгыбыз кесарев кисү юлы белән дөньяга килде. 

Операция өстәлендә: «Икенчесе ничек?» — дип сорагач, «Оныт бу турыда!» — диделәр.

Денис:

— Кызыбызга исемне озак уйладык. Бер генә исем дә туры килми кебек иде. Беркөнне күңелгә Зәлия исеме килде. Фәрзәлиягә нык якын, мәгънәсе дә матур: саф, чиста. Зәлия кызыбыз безгә шатлык-куаныч өстәп кенә үсә, Аллаһыга шөкер.

Бала бер яшьлек иде, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үз төркемнәренә эшкә чакырды. Тыгыз гастрольләр графигы. Зәлиябезне озакка калдырырга теләмәдек. Шул чорда үзебезнең концертларны да оештырып, бераз эшләп алдык.

Ләйлә белән Рөстәм Галиевлар төркеменә килеп кушылгач, тамашачыларыбыз безне таный башлады. Иҗатыбыз башка баскычта үсеш алды. Үзебез дә аякка бастык. 

Фәрзәлия:

Берничә тапкыр сәхнәдән китеп, чыгышларны туктатып торырга туры килде. Икенчегә йөккә узгач, унике атнада УЗИга бардым. Табиб: «Бала әйләнеп яткан, карап булмый, иртәгә килегез! Йоклый, уятыгыз, бераз йөреп килегез», — дип, бер атна йөртте. Зәлия дә: «Әни, минем бәбине күрәсем килә», — дип, минем белән барды. Нәкъ шул көнне безгә узист: «Баланың йөрәк тибеше сизелми, шулай булыр, дип уйлаган идем», — диде. Мин елыйм. Зәлия әтисенә шалтыратты.

Өченче тапкыр йөккә узгач, яшәү белән үлем арасында калдым. Яралгы бик аска ябышкан иде.

Яңа фатирыбызга күчкән идек кенә. Балалар бүлмәсенә ремонт эшләгәндә, бәлки, улыбыз туар, дип, кызларга да, малайларга туры килерлек төсләр сайладык. 

Ул көнне УЗИ үттем, бар да яхшы. Кич бәйрәм чарасына чакырылганбыз. Табак-савыт юганда, кинәт билсез калдым. Аякларны сизмим, аркам бик нык авырта. Денис кайтып керде. Мин күз яше аша көләм: «Тора алмыйм», — дим. 

Кичен без табиблар бәйрәмендә чыгыш ясадык. Басып торган җиремнән егылып киттем. Ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә озаттылар. Кат-кат тикшерделәр дә «Авырлысыз, без сезне дәвалый алмыйбыз», — дип кайтарып җибәрделәр. Энәләр кадап дәвалауга йөрдем. Яралгы бик аста үсеште. Миңа күбрәк ятып торырга туры килде. Аннан соңгылык дөрес урнашмавы ачыкланды. Ул минем кесарев кисү юлы белән ябышып үсә башлады. Бик сирәк була икән андый очраклар. Бу юлы да мине күзәтү астында тоттылар. Операция планлаштырылган иде.

28 атнада төнлә кан эчендә уяндым. Мине ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә алып киттеләр. Бер генә дежур табиб. Наркоз биргәнче, кулымнан телефонны төшерми: «Денис! Тап табиблар, туктат операцияне, әле иртәрәк бит! Ярдәм ит», — дип еладым.

Плацента сидек куыгына да ябышып үскән була. Бик катлаулы операция ясыйлар. Яхшы кулларга эләккәнмен. Минем гомеремне саклап калу өчен барысын да эшләделәр.

Денис:

Операция биш сәгать дәвам итте. Фәрзәлиянең гомере кыл өстендә калды. Бик күп кан югалтып өлгерә. Бер атна реанимациядә ятты.

Баланы республика балалар дәваханәсенә алып киттеләр. Бала дөрес итеп тын алмый, диделәр. Хирурглар ярдәме таләп ителде. Мондый операцияләрне яңа туган балаларга еш эшлиләр. Әмма безнең кечкенә кызыбыз вакытыннан алда тугач, операцияне кичермәде. Өч көн яшәде… Беренче июньдә дөньяга килгән иде.

Фәрзәлиянең хәлен табиблар аша гына белә алдым. Аңа бу турыда әйтмәскә куштылар.

Кызыбызны мөселман йолалары белән, Җәннәт исемен кушып, соңгы юлга озаттык. Фәрзәлияне палатага күчереп, дәваханәдән чыгарыр вакыт җитте. Әмма аңа баланың үлеме турында әйтергә җөрьәт итмәдем. Сеңелкәше Гүзәл әйтте. Фәрзәлияне туганнар белән бергәләп дәваханәдән каршы алдык. Бар якыннарыбыз бу көннәрне безнең белән бергә булды…


СҮЗ АХЫРЫНДА

Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар белән әңгәмә турында сөйләшкәч, алар үзләренә кунакка чакырды. Бу көнне Зәлиянең туган көне уңаеннан дус кызлары да килгән иде. Әтисе аларга дөмләмә пешерде. Әнисе салатлар, камыр ашлары әзерләде. Җылы һәм ихлас сөйләшүебез аш-су бүлмәсендә башланды. Әңгәмә дәвамында мәхәббәтле гаилә нигезендә шат балалар тавышы яңгырап торды. Шушы бәхетле мизгелләр өчен Фәрзәлия һәм Дениска бик күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Бу кичне мин бер калын язмыш китабы укып чыктым. Геройларыма карап, ихлас күңелдән горурлык, соклану һәм аларны бар күңелем белән ярату хисен кичердем.

Һәрвакыт бүгенгедәй мәхәббәтле, матур пар булып, иҗат дөньясында зур уңышларга ирешегез! Ихласлыгыгыз сезгә һәрчак юлдаш булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100