Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәгем өзгәләнә». Кызганыч видео - ташлап калдырылган эт хуҗасы артыннан йөгерә

Чаллыда машина йөртүче кызганыч күренеш шаһите булган.

news_top_970_100
«Йөрәгем өзгәләнә». Кызганыч видео - ташлап калдырылган эт хуҗасы артыннан йөгерә

Чаллы һәм Казан төркемнәрендә кызганыч видео таралды. "Кеше миһербансызлыгының бер күренеше" дип язган "В Казани поймут" төркеме администраторы. Еш очрый торган күренеш булса кирәк - шәһәр кешеләре дачага күченеп киткәндә эт ала, кирәге беткәч, шәһәрдә ташлап калдыра. "Ока" машинасының йөртүчесе дә этен салкында калдырып киткән һәм утырып качмакчы булган. Эт "Ока" артыннан озак йөгерә, хуҗасының ташлап китүен кабул итә алмый. "Ока" светофорга туктагач, ул аны куып җитә, әмма хуҗасы машинадан чыкмый һәм аны кабул итми.

"Менә паразит! Этен чыгарып аткан, ә бичара хайван ышана бит, чын көченә чаба артыннан".

"Әгәр иртәгә бу кешенең үзенә кул салуы хакында ишетсәм, гаҗәпләнмим".

"Бу кеше булмаган нәрсәнең бу Эткә хакы юк".

"Аны да шулай ташлап китәрләр".

"Эх, дускай! Аннан йөгереп качарга кирәк, аның артыннан түгел..."

"Йөрәгем өзгәләнә. Бу кеше хайваннан начаррак".

"Ничек инде хайванны салкында үтерергә калдырып була?"

"Үзен машинадан тотып атарга кирәк", - дип яза кешеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100