news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөрәге туктагач, үлгән кеше күпме вакыт үз аңында була?

Үлгәннән соң 20 секунд эчендә кешенең аңы була, дип белдерә Америка галимнәре.

news_top
Йөрәге туктагач, үлгән кеше күпме вакыт үз аңында була?
https://pixabay.com

Үлем һәм яшәеш — кешелек дөньясы баш вата торган иң глобаль темаларның берсе. Нью-Йорк университеты галиме йөрәге туктаган кешенең күпме вакыт дәвамында үз аңында булуын ачыклаган. Тикшеренүләрдән соң, Сэм Парниа исемле галим үлгән кеше 20 секунд үз аңында була дип саный. Бу вакытта баш мие тышчасы эшли, ул электр сигналлары тарата. Шушы вакыт эчендә кешене терелтергә була, дип хәбәр итә «Челнинские известия» сайты Америка галименә сылтама белән.

Әгәр авыруны шуннан соң терелтсәләр, аның баш мие структураларының эшчәнлеге дә кабат яңара дигән гарантия юк. Йөрәк туктагач, баш миенә кан килү туктала, баш миенең өлешләре үлә башлый.

Гомумән алганда, галимнәр кешене үлгәннән соң өч минут эчендә кабат терелтеп була дип саный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар