"Өй печеньесы" рецепты
Скрипкачы, Г.Камал исемендәге театр оркестры артисты Динә Закирова дан бик җайлы ысул белән эшләнә торган "Өй печеньесы" рецептын тәкъдим итәбез.

Печенье өчен кирәк продуктлар: 2 йомырка,1 пачка атланмай, 1,5 стакан (бик баллы булмасын дисәгез 1стакан) шикәр комы, ярты бал кашыгы көпшәкләндергеч, 2 стакан он, табага җәя торган махсус кәгазь (булмаса - табаны майласагыз гына да була).
Пешерү тәртибе: йомырка белән шикәр комын ак күбек чыкканчы болгатырга, эретеп суытылган атланмай өстәргә. Аерым савытта он белән көпшәкләндергечне кушып, бая килеп чыккан катнашма белән берләштерергә. Камыр басарга. Әзер камырны 30 минутка суыткычка куеп торырга.
Вакыт узгач, камырны алып җәяргә. Үзегезгә ошаган формага китерергә. 180 градуска кадәр кызган мичтә 10-15 минут тотарга.
Тәмле булсын!