Йөкле вакытта УЗИ ясатмаган хатын дүрт аяклы һәм өч куллы бала тудырган

Һиндстанның Раджастан штатында бер хатын дүрт аяклы һәм өч куллы кыз бала тудырган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Бу хатын берьюлы ике бала тапкан. Игезәкләрнең икенчесе - ир бала, ул сау-сәламәт.
Табиблар фикеренчә, бу хатын өч игезәк белән йөкле булган, ләкин ике яралгы бер-берсенә ябышып үсеп киткән. Йөклелек вакытында хатын бер тапкыр да УЗИ узмаган, әлеге проблема турында беркем дә белмәгән.
Дүрт аяклы һәм өч куллы кыз баланы Джайпур шәһәре хастаханәсенә күчерергә җыеналар. Баланың артык кулын һәм аякларын кисеп алганнан соң, ул гадәти тормыш белән яши алачак дип фаразлыйлар