Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле икәнен сизмәгән хатын сәяхәттә бала тудырган

Автобуста хәле киткән кызга ярдәм итәргә килгән табиблар бала туасын хәбәр иткән.

news_top_970_100
Йөкле икәнен сизмәгән хатын сәяхәттә бала тудырган
https://pixabay.com

Бөек Британиядә яшәүче кыз берничә ай элек сөйгән егете белән Австралия буйлап сәяхәткә чыгып киткән. Кыз сәяхәт вакытында бала тудырган. Шуңа кадәр ул йөкле булуын сизмәгән дә. Бу турыда ABC Sunshine Coast сайтына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Егет белән кыз сәяхәтне Фрейзер утравында тәмамларга җыена. Автобуста барганда кызның кәефе китә. Урынга табиблар чакыралар. Табиблар исә кызны шаккаттыра. «Хәзер бала тудырасың», — дип әйтәләр.

Кыз шок халәтенә килә, ул йөклелеген бөтенләй дә белмәгән, билгеләрен дә сизмәгән.

Яңа туган бала 1,7 кило авырлыкта. Аңа Гарри дип исем кушканнар. Ул бик кечкенә булганга, аның барлыгын әнисе соңгы минутка кадәр белмәгән.

Яшь әти белән әни әлегә Брисбендагы бер гаиләдә яшәп тора. Бала бераз тернәкләнгәч, алар Бөек Британиягә кайтырга җыена, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100