news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөкле икәнен белгәч, ире кыйнаган хатынның карынында бала үлгән, органнары ертылган

Вәхши ир-атны ике елга колониягә озаталар.

news_top
Йөкле икәнен белгәч, ире кыйнаган хатынның карынында бала үлгән, органнары ертылган
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсендәге Копейск шәһәрендәге 32 яшьлек ир-атны хөкем иткәннәр. Бу турыда Чиләбе өлкәсе прокуратурасына сылтама белән 31ТВ сайты хәбәр итте.

32 яшьлек ир-атны «Кеше гомере өчен куркыныч итеп, алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Ул киләсе ике елын колониядә уздырачак.

Җинаять быел 22 апрельдә була. 26 яшьлек хатыны аңа йөкле булуын әйтә. Ачуы чыккан ир хатынын кыйный. Башта аягы белән гәүдәсенә тибә, хатын егыла. Шуннан соң ир йөкле хатынны типкәләп кыйнап ташлый.

Мәсхәрәләүләрдән соң, хатынның баласы төшә. Ул 21-22 атна авырлы булган. Өстәвенә бу хатынның бавыры һәм талагы ертылган, корсак куышлыгына кан сауган, диелә хәбәрдә.

Ир гаебен таныган, хатыныннан гафу үтенгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар