Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатынны үтереп, мәетен урманга илтеп ташлаганнар

Хатынны пычак белән кадап үтергәннәр.

news_top_970_100
Йөкле хатынны үтереп, мәетен урманга илтеп ташлаганнар

Февраль башында Башкортстанда урманда йөкле хатын мәете табылган иде. Тикшерүчеләр хатынның шәхесен ачыклаган. Ул узган ел 9 декабрьдә өеннән чыгып киткән һәм югалган 34 яшьлек Уфа кешесе булып чыккан.

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, полиция җинаятьтә шикләнелүче 30 яшьлек ирне тоткарлаган. Ул тикшерү экспериментында болай дип сөйләгән: “Үтергәннән соң, мәетне шәһәр читенә алып чыктым. Такталар, ишекләр ташып, аны каплап куйдым. Табарлар дип уйлап, икенче көнне яңадан килдем. Тик мәет урында юк иде”.

Тикшерүчеләр белдергәнчә, хатынның гәүдәсен сөйрәп йөргәннәр, аннан кан агып барган. Җинаятьче аны чүп-чар белән каплаган, өстенә зур тартма куеп калдырган.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы коточкыч җинаятьне тикшерүне дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100