news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатынны бала тудырырга алып барган машина капланган

Иномарка "ашыгыч ярдәм" машинасына юл бирмәгән.

news_top
Йөкле хатынны бала тудырырга алып барган машина капланган
22 октябрьдә Чита шәһәрендә йөкле хатынны бала тудыру йортына алып бара торган машина авариягә очраган. "Ашыгыч ярдәм"гә "Тойота" автомобиле юл бирмәгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Иномаркага бәрелгән «ашыгыч ярдәм» машинасы капланган. Җиңел машина йөртүче зыян күрмәгән.

«Ашыгыч ярдәм"дә барган йөкле хатынга хастаханәдә операция ясаганнар. Кесарев кисеме ясап алынган ир баланың буе 48 см, авырлыгы 2860 грамм булган.

Табиблар хатын үзен яхшы хис итә дип әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар