Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын өйдә тудырган сабыйга ярдәм итә алмаганнар

28 яшьлек хатын 80 мең акча түләп, акушерны өйгә чакыра.

news_top_970_100
Йөкле хатын өйдә тудырган сабыйга ярдәм итә алмаганнар
https://pixabay.com/

Санкт-Петербургта авырлы хатын баласын өйдә таба. Дөньяга исән килеш килгән нарасый һәлак була. Йөкле хатын акушерга 80 мең сум акча түли һәм аны өенә чакыра. Ләкин табиб баланы коткарып кала алмый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Невские новости» басмасы хәбәр иткәнчә, яңа туган сабый мәетен Лидия Зверева урамындагы бер фатирда табып алалар. Соңрак ачыкланганча, 28 яшьлек хатын йөккә уза, баланы өйдә табарга карар кыла. Ярдәмгә 64 яшьлек хатынны чакыралар. Ул гаилә клубы хуҗасы була. Бу хатын моңа кадәр акушер-гинеколог булып эшләгән.

Сабый туганда исән була. Дөньяга килеп, берничә минут узгач, ир бала җан бирә. Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар. Кызганычка, табиблар баланың үлемен раслый. Баланың анасын Павлов исемендәге Беренче медицина университетына озаталар.

Нарасый үлеменең сәбәпләрен экспертиза ачыклаячак. Бала таптырган акушеркадан якын арада сорау алачаклар, диелә хәбәрдә.

Бала таптырган акушер хатын социаль челтәрләрдә үзе язганча, аның 36 еллык эш стажы бар. 2005 елда ул пенсиягә чыга, шәхси практика белән шөгыльләнә башлый. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Акушер хатын «Фонтанка» хәбәрчесе белән аралашкан. «Бала табу „идеаль“ булды. Шәмнәр янып тора, музыка уйнады. Бар да йөкле хатын үзе теләгәнчә иде», — ди ул. Акушер хатын исән килеш туган бала берничә мизгелдән үлү очрагы бала тудыру йортында да булырга мөмкин дип саный.

28 яшьлек хатын үзе хастаханәдә хисапта торган, тиешле анализларны тапшырып барган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100