Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын метрода бәбиләгәч, кизү торучы хатын күлмәген салып биргән

Сабыйның кендеген бәйләгәндә идән юучы хатын ярдәм иткән.

news_top_970_100
Йөкле хатын метрода бәбиләгәч, кизү торучы хатын күлмәген салып биргән
Петербург метросы хезмәткәренә йөкле пассажир хатынга бәби таптырырга туры килгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

"Технологический институт" станциясендә пассажир хатын бәбили башлаган. Шулай итеп, метрода ир бала дөньяга килгән. Бала туганнан соң, ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткән.

Метро хезмәткәре яңа туган баланы төрү өчен күлмәген салган. Сабыйның кендеген бәйләгәндә идән юучы хатын ярдәм иткән.

"Малай туды. Күлмәгемне салдым. Төрергә әйбер юк иде бит. Кендеген бәйләдек. Табиблар чакырдык. Баланы анасының күкрәгенә куйдык. Анасы да исән-сау, Аллага шөкер", - дип сөйләгән метро хезмәткәре. 

Шуннан соң бала белән ананы хастаханәгә алып киткәннәр. Барысы да яхшы тәмамланган, диелгән әлеге хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100