Йөкле хатын-кыз хаҗ кылырга бара аламы? (Сорау-җавап)
Йөкле хатын-кыз хаҗ кылырга бара аламы? Бу гамәл аңа рөхсәт ителәме? Әлеге сорауга Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов җавап бирде.
Хәзрәт сүзләренчә, хаҗ кылуда яшь буенча да чикләүләр юк. Мисал өчен, хәзрәт үзе хаҗ кылучы төркемнәрнең җитәкчесе булып, хаҗ кылырга барганда, 3-4 яшьлек балалардан алып, 90 яшьтән узучылар да булган.