Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын коронавирус йоктырган һәм комада яткан килеш бала тудырган

Яңа туган малайның авырлыгы 1 кг 100 грамм, үпкәләрендә ике яклы пневмония була.

news_top_970_100
Йөкле хатын коронавирус йоктырган һәм комада яткан килеш бала тудырган
https://pixabay.com

Барнаул шәһәрендә Наталья исемле хатын йөкле вакытында коронавирус белән авырый һәм комага китә. Ул аңына килгәндә, баласы туган була инде. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хастаханәгә ятканда Натальяның йөклелеге 28 нче атнада (6,4 ай чамасы) була. Йөклелек бик яхшы уза, токсикоз да булмый хәтта. Ләкин Натальяның ире коронавирус белән авырый башлый, аннары чир йөкле хатынга да күчә.

«Миндә симптомнар булмады, мин авыру белән аралашучы булганга гына тест тапшырдым. Ул уңай иде. Бер атна өйдә үзем дәваландым. Бер атнадан хәлем бик начарланды, ашыгыч ярдәм чакырдык. Мин унберенче бала тудыру йортына алып киттеләр. Бер-ике тәүлек шунда булдым. Үпкәләрнең 35 проценты зарарланган, реанимациягә күчерделәр», — ди Наталья.

Аннары үпкәләр тулысынча зарарлана, органнарының бер өлеше эшләми башлый. Хатынны башка хастаханәгә күчерәләр, калганын ул инде хәтерләми — аңында булмый. 

Авыруны ИВЛга тоташтыралар һәм шул килеш ул җитлекмәгән баласын тудыра. Яңа туган малайның авырлыгы 1 кг 100 грамм, үпкәләрендә ике яклы пневмония була. 

Аңына килгәч, Наталья баласын тудыруын аңлый. «Улым туганга ышанмадым да», — ди Наталья.

Натальяның баласы реанимациядә 44 көн ята, 14 көн ИВЛда була, аннары гына үзе сулыш ала, үсә башлый. Хатын исә үзе дә кабат йөрергә өйрәнә.

Хәзер бала белән ананы хастаханәдән чыгарганнар, алар үзләрен яхшы хис итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100