Йөкле хатын комада килеш бала тудырган һәм сабыен өч айдан соң гына күргән
Тугыз айлык йөкле хатын коронавирус йоктыра һәм аны ясалма комага җибәрәләр.
АКШның Висконсин штатында яшәүче хатын йөкле вакытында коронавирус ияртә. Аны табиблар ясалма комага җибәрә. Шул килеш бу хатынга бала таптыралар. Аннары өч ай узгач кына әни кеше баласын күрү бәхетенә ирешә. Бу турыда 15 News каналына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Октябрьдә Келси Таунсенд исемле хатын тугызынчы ай йөкле була. Аңа коронавирус диагнозы куялар. 4 ноябрьдә аңында булмаган килеш бу хатын кыз бала тудыра
«Ул реанимациядә ятты. Без аны үләр дип курыккан мизгелләр күп булды», — дип сөйли ире Дерек.
Табиблар бу хатынның гомерен саклап калу өчен үпкәләренең икесенә дә трансплантация кирәк дип уйлый башлый. Бәхеткә, хатынның хәле операциясез дә яхшыра.
«Аның үпкәләре ни сәбәпле терелә башлаганын белмибез», — ди табиб.
Шулай итеп өч ай дәвалангач кына бу хатын өенә кайта. Анда ул яңа туган сабыен беренче тапкыр кулына ала. Хәзер бу хатын физиотерапия курсын уза, диелә хәбәрдә.