news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын комада килеш бала тудырган һәм сабыен өч айдан соң гына күргән

Тугыз айлык йөкле хатын коронавирус йоктыра һәм аны ясалма комага җибәрәләр.

news_top
Йөкле хатын комада килеш бала тудырган һәм сабыен өч айдан соң гына күргән
https://pixabay.com

АКШның Висконсин штатында яшәүче хатын йөкле вакытында коронавирус ияртә. Аны табиблар ясалма комага җибәрә. Шул килеш бу хатынга бала таптыралар. Аннары өч ай узгач кына әни кеше баласын күрү бәхетенә ирешә. Бу турыда 15 News каналына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Октябрьдә Келси Таунсенд исемле хатын тугызынчы ай йөкле була. Аңа коронавирус диагнозы куялар. 4 ноябрьдә аңында булмаган килеш бу хатын кыз бала тудыра 

«Ул реанимациядә ятты. Без аны үләр дип курыккан мизгелләр күп булды», — дип сөйли ире Дерек.

Табиблар бу хатынның гомерен саклап калу өчен үпкәләренең икесенә дә трансплантация кирәк дип уйлый башлый. Бәхеткә, хатынның хәле операциясез дә яхшыра.

«Аның үпкәләре ни сәбәпле терелә башлаганын белмибез», — ди табиб.

Шулай итеп өч ай дәвалангач кына бу хатын өенә кайта. Анда ул яңа туган сабыен беренче тапкыр кулына ала. Хәзер бу хатын физиотерапия курсын уза, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар