Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын кибеттәге касса янында бала тапкан - видео

Бу вакытта күршедәге кассаларда кешеләрнең сатып алулары дәвам иткән.

news_top_970_100
Йөкле хатын кибеттәге касса янында бала тапкан - видео

11 октябрьдә Омск өлкәсенең Называевск шәһәрендәге бер супермаркетта йөкле хатын бала тапкан, Ул касса янына килеп җиткәч, бала дөньяга килә башлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Вакыйга турында видео YouTube каналында чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, хатын касса лентасына әйберләрен сала башлый. Шул вакытта корсагын тотып сыгылып төшә.

Чиратта торган кешеләр сүзләренчә, хатын ярдәм дә сорамаган. Ул пышылдап кына «процесс башланды» дип әйткән.

Кибет хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм чакырган. Ләкин бала аларны көтеп тормаган. Табиблар килгәнче, хатын баласын дөньяга китергән.

Бу хатын бала тапкан вакытта, күршедәге кассаларда кешеләр сатып алуларын дәвам иткән.

Бала абсолют сәламәт, авырлыгы 3620 грамм. Әнисе белән баласын инде хастаханәдән чыгарганнар. Аңа Иван дип исем кушканнар. Бу малай гаиләдә алтынчы бала булып туган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100