Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын исерек килеш кибеттә җәнҗал чыгарган

Ярсынган хатын кибеттә талашкан һәм исерек килеш машинасына утырып китеп барган.

news_top_970_100

Псков шәһәрендәге бер кибеттә йөкле хатын җәнҗал чыгара. Ул үзе исерек була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Йөкле хатын кассада озак көтеп торган өчен ачуланыша башлый. Аның белән балалары һәм иптәш хатыны да була. Йөкле хатын талашып кына калмый, ул кибет хезмәткәренә суга, аннары машинага утыра да китеп бара.

«Мин монда ике сәгать чиратта торырга тиешме? Йөкле хатынга хезмәте күрсәтә алмыйсызмы? Син эштән китәсең киләме», — дип сүгенә-сүгенә кычкыра ул кассир хатынга.

Ярсыган хатынны дусты да, балалары да, кибет хезмәткәрләре дә тынычландыра алмый. «Мин йөкле», — дип кычкыра ул. Балалар елашкан тавышлар ишетелә. Алар «әни, әни», — дип ялвара. Хатын исә дәгъвалар кенәгәсен таләп итә, яза башлый, кенәгәне администраторга ыргыта, аннары сугыша ук башлый. Сатучының битенә йодрык белән суга. Шуннан соң алкоголь шешәләрен пакетка тутырып алып чыгып китә.

Сәүдә үзәге администраторы йөкле хатынның исерек килеш машина руле артына кереп утыруын һәм китеп баруын күреп шакката.

Өенә кайтып барышлый бу хатынны полиция туктата. Алар руль артындагы хатынның исерек булуын раслый. Исерек килеш машина белән идарә иткән өчен, аның машина йөртү таныклыгын алулары ихтимал. Хулиганлык өчен дәгъва белдермәгәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100