Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын иренең машинасында игезәк балалар тудырган

Хастаханәгә барып җитеп булмагач, ир машинасын парковкада туктата.

news_top_970_100
Йөкле хатын иренең машинасында игезәк балалар тудырган
https://pixabay.com

Волгоград өлкәсенең Фроловский районында яшәүче ир белән хатын игезәк балалар көтә. 32 яшьлек хатын моңа кадәр ике кыз бала тудырган инде, шуңа күрә алар тәҗрибәле әти-әни буларак әзерләнә. Хатын 16 декабрьдә хастаханәдә бала табарга тиеш. Шуңа күрә ир белән хатын алданрак юлга чыга. Алар үз машиналарында бара. Тик барыбер хастаханәгә барып җитә алмыйлар. Игезәк малайлар дөньяга алданрак туарга карар кыла һәм әти кешегә акушер ролен башкарырга туры килә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир белән хатын Волгоград шәһәренә килеп җитә, тик барыбер хастаханәгә килеп өлгермиләр. Ир машинаны кибет янындагы парковкада туктата, ашыгыч ярдәм чакыра һәм дөньяга килгән балаларны каршы ала. Ике ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә сабыйлар аталарының кулында була. Аларны хастаханәгә алып китәләр.

Сабыйлар исән-сау, 2770 һәм 2530 грамм авырлыкта туганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100