Йөкле хатын эчендәге яралгы аналыкта түгел, бавырда үскән
Аналыктан тыш йөклелек булган чакта, гадәттә, бала корсакта, башка урыннарга ябышып үсә.
Канадада яшәүче хатын балага узган. Тик яралгы аналыкта түгел, ә бавырда үсә башлаган. Бу хәлне Манитоба университетында эшләүче табиб Майкл Нарви ачыклый. Ул ТикТокта шул хакта яза.
Табиб сүзләренчә, 33 яшьлек хатында аналыктан читтә урнашкан йөклелек була. УЗИ күрсәткәнчә, яралгы бавырга ябышкан.
Нарви сүзләренчә, мондый хәл тәҗрибәсендә беренче тапкыр очрый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.
«Кайчакта без баланың корсакта үсүен күрәбез, тик бавырда булуы беренче тапкыр», — ди ул.